Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда кешеләр һәм крокодиллар көрәше – кем җиңә?

Смартфоннар китереп чыгарган каршылык: дөньяда кешеләр һәм крокодиллар көрәшә.

news_top_970_100
Дөньяда кешеләр һәм крокодиллар көрәше – кем җиңә?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтен дөнья буйлап йөзләгән кеше крокодил корбаны була. Крокодилларга башка азык җитмиме? Әллә кеше үзе гаеплеме? Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

Австралиядәге һөҗүмнәр

Австралиядә булган хәлләрнең куркыныч кадрлары таралды: анда 40 яшьлек табиб, үзен корбан итеп, хатынын һәм 3 баласын крокодил һөҗүменнән саклап кала. Дейв Хогбин елгага егылып төшә, хатыны Джейн аңа кулын сузып өлгерә, тик үзе дә суга төшә башлый. Шунда Дейв хатынының кулын ычкындыра һәм крокодилның нәкъ авызына барып керә.

Малайзия, Зимбабве һәм Мьянмада крокодиллар һөҗүме

Малайзиядә крокодиллар балыкчыларга һәм туристларга ташлана. Зимбабве һәм Мьянмада бу ерткычлар көн саен диярлек җирле халыкның берәрсен ашарга тырыша.

Индонезиядәге фаҗига

Индонезиядә дә рептилияләр акылдан шашкан – анда алар 10 ел эчендә 500дән артык кешене үтергән. Ни өчен нәкъ менә Индонезиядә үлем шулай күп? Моңа тәмле әйбер һәм гаджетлар белән мавыгуның нинди катнашы бар?

«Миңа көн саен диярлек авыллар янындагы крокодиллар турында хәбәрләр килә. Айга бер тапкыр кемне дә булса җирлибез», – дип сөйләгән офицер Ом Даенг.

Индонезиядә тарак аркалы крокодиллар (гребнистые крокодилы) яши, алар – крокодилларның иң ерткыч һәм акыллы төре.

«Гадәттә, зурлары турында сөйләсәк, бу – 5 метрдан озынраклар. Әмма 7 метрлы уникаль гигантларны алсак, аларның авырлыгы 1,5-2 тоннага җитәргә мөмкин. Аларның теш казналыкларының кысу көче бик зур – теләсә нинди сөякне ватып, сындырып бетерергә җитәрлек», – дип сөйләгән зоолог, биология фәннәре кандидаты Андрей Резанов.

«Менә монда без 4 крокодил тоттык инде. Аларның кайсыдыр безнең иптәшне тотып ашады, алар барысы да җавап бирәчәк. Без аның хатынына үч алырга вәгъдә бирдек», – дип сөйли биредә яшәүчеләр.

Әгәр берәр җирдә крокодил кешегә ташлана икән, аның өчен тулы бер армия үч алырга җыена. «Иптәшләрен югалткан кешеләрнең ачуы крокодилга күчкән. Болар барысы да бик зур сугыш китереп чыгарган, нәтиҗәдә 300гә якын крокодил үтерелгән», – дигән зоолог Резанов.

Индонезиядә яшәүчеләр туймас тамак крокодиллар белән сугышкан арада, галимнәр крокодилларның ни өчен кешеләргә «күз атуын» аңларга тырыша. Герпетология профессоры Крейг Франклин да берничә ел баш ваткан һәм кайбер нәтиҗәләр ясаган.

«Ни гаҗәп, сәбәбе – безнең смартфоннар – аларның яңа модельләре бик еш чыгып тора», – дип гаҗәпләндергән галим.

Тик Америкада сатып алынган телефон Индонезиядәге крокодилга ничек тәэсир итәргә мөмкин? Барысы да гади: смартфоннар җитештерү өчен Индонезиядә табыла торган аккургаш кирәк. Аккургаш рудникларын япкач, аларга су тула. Һәм диңгез крокодилларының яшәү ареалы киңәя, гомердә дә крокодил яшәмәгән төбәкләргә үтеп керәләр.

Бу вазгыять тәмам контрольдән чыга, җирле халык һәр иртә саен буалардагы су насосларын тикшерә – анда теләсә кайсы мизгелдә крокодил барлыкка килергә мөмкин. Җирле хакимиятләр чыгу юлын да тапкан кебек, алар крокодилларны асрап тору өчен фермага акча бүлеп биргән.

Тик менә гигант рептилияләр шулкадәр тиз үрчи, аларны асрарга урын җитми башлый.

Көньяк Америкадагы иң куркыныч ерткыч

Әмма крокодиллар юристларга караганда тизрәк эшли. Крокодилларны рәсми аулау өчен алардан «махсус саклана торган төр» статусын алганчы, бу ерткычлар экосистеманың яртысын ашап та бетерергә мөмкин. Һәм бу хәлләр Азиядә генә түгел.

Лос-Льянос короле оринок крокодилы – ул судагы иң зур, иң көчле хайван түгел. Тик Көньяк Америкада аны кешедән башка беркем дә җиңә алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100