Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда июль-августта сәламәтлеккә зыянлы экстремаль һава торышы көтелә

news_top_970_100
Дөньяда июль-августта сәламәтлеккә зыянлы экстремаль һава торышы көтелә
Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) башлыгы Тедрос Адхан Гебрейесус, июль һәм август айларында дөньяда экстремаль һава торышы, ягъни көчле эсселек, су басулар, давыллар көтелә, дип белдерде.

«Дүшәмбе көнне күзәтүләр тарихында беренче мәртәбә дөньядагы иң эссе температура теркәлде. Киләсе айларда кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә торган экстремаль һава торышы: корылык, су басу, давыл һәм аномаль эсселек көтелә», – диде ул.

АКШның Экологик фаразлау милли үзәге мәгълүматлары буенча, дүшәмбе күзәтүләр тарихында Җирдә иң эссе көн булган. 3 июль көнне Җирдә уртача температура Цельсий буенча 17 градустан артып киткән.

Шулай ук КФУның метеорологы Тимур Әүхәдиев һәм ТР Гидрометүзәге башлыгы Феликс Гоголь да «Татар-информ»га Татарстан территориясендә тагын корылык көтелүе турында хәбәр иткән иде. «Июльдә уртача айлык температура нормадан югарырак булачак. Көчле яшенле яңгырлар явачак, боз һәм башка куркыныч метеокүренешләр булырга мөмкин», – дип белдерде белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100