Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Госман хәзрәт Исхакый: «Дөньяда иң хәерле бәндә кем?»

«Бер кеше туган кардәшенең хаҗәтен үтәсә, Аллаһы Тәгалә ул бәндәнең хаҗәтен үти».

news_top_970_100
Госман хәзрәт Исхакый: «Дөньяда иң хәерле бәндә кем?»
reltoday

«Дөньяда иң хәерле бәндә кем?» дигән сорауга элек Татарстанның мөфтие булган Госман хәзрәт Исхакый җавабы:

«Бәндәләрнең дә иң хәерлесе кем?» дигәнгә, пәйгамбәребез с.г.в. үз җавабында, бик күп намаз укучы кеше, димәде; бик күп ураза тотучы кеше, димәде; бик күп корбан чалучы яки мәчет салучы кеше, димәде. «Бәндәләрнең дә иң хәерлесе кем?» – дигәч, пәйгамбәребез с.г.в.: «Башка бәндәләргә файда китерүче», – диде. Динен дә әйтмәде.

Без уянабыз да уйлыйбыз: бүген үземә нинди файда китерермен икән, күпме акча табармын икән, күпме файда эшләрмен икән, дип уйлыйбыз. Әгәр дә без башкача уянсак, бүген мин исламга, мөселманнарга, кардәшләребезгә күпме ярдәм китерә алырмын икән, күпме кардәшемнең авырлыгын җиңеләйтермен икән, күпме ач кешене ашатырмын икән, күпме бурычлы кешенең бурычын түли алырмын икән икән, дип уянсак, Аллаһы Тәгалә фәрештәләр җибәрә дә, безнең эшләребезне фәрештәләр белән Аллаһы Тәгалә эшли, ә без кардәшебезнең эшен эшли торган булабыз. Бер кеше туган кардәшенең хаҗәтен үтәсә, Аллаһы Тәгалә ул бәндәнең хаҗәтен үти. Гаҗәп! Моңа бары тик ышанырга кирәк! Моны бары тик сынап карарга гына кирәк!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100