Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда иң озын егетләр кайда яши?

news_top_970_100
Дөньяда иң озын егетләр кайда яши?
"Татар-информ" архивы

Галимнәр фикеренчә, 1914 елдан бирле 187 илдә кешеләрнең буе озынаю ачыкланган. Бу турыда РИА Новости 2016 елда язган булган.

Голландия ир-атлары һәм Латвия хатын-кызлары планетада иң озыннары дип танылган. Голландиядә ир-атларның уртача буе 182,5 см, Латвия хатыннарының уртача буе 168 см га җитә.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 1914 елдан бирле 187 илдә кешеләрнең буе кисәк кенә озынаеп китә. Аеруча Иран ир-атларының буе уртача 16 см га арткан, Көньяк Корея хатыннары исә 100 ел элеккегә караганда 20 см га арткан.

Озын буйлы ир-атлар шулай ук Бельгиядә, Эстониядә, Латвиядә, Даниядә, озын хатын-кызлар Нидерландыда, Эстониядә, Чехиядә  яши. 

Дөньяда иң тәбәнәк ир-атлар Көнчыгыш Тиморда яши, аларның буе 160 см дан артмый. Иң кыска буйлы хатыннар исә Гватемалада, аларның буе 150 см. Ләкин соңгы 100 елда алар бераз үскән, 1914 елда 140 см гына булганнар.

Дөньяда ир-атларның буе хатын-кызларның буеннан уртача 12 см га озынрак.

Иң озын кешеләр Африка континентында яши, дип саналса да, галимнәр анализы буенча, Африка һәм Якын Көнчыгыш кешеләре 30-40 ел элек күпкә озынрак булган.

Профессор Маджид Эззати (Prof Majid Ezzati) фикеренчә, кешенең буе генетикага бәйле, ләкин әйләнә-тирәлек тә йогынты ясый. Моннан тыш, һәр илдә санитария шартларына да, туклануга да, сәламәтлек саклауга да бәйле.

Галимнәр сүзләренчә, озын буйлы кешеләрдә йөрәк авырулары куркынычы азрак, ләкин аларда яман шеш күбрәк очрый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100