«Дөньяда чит балалар юк»: Фирдүс Тямаев Луганск өлкәсендәге балалар йортына ярдәм илткән

Әлеге көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гуманитар миссия белән махсус хәрби операция зонасында булды. Анда ул хәрбиләргә генә түгел, Луганск өлкәсендә урнашкан балалар йортына да бүләкләр илткән. Видеодан күренгәнчә, җырчы үзенең дуслары белән ятим балаларга көнкүреш әйберләре, уенчыклар, бүләкләр алып килгән. Әлеге мизгелләрне Фирдүс Тямаев үзенең социаль челтәрләрендә күрсәтте: «Бу дөньяда чит балалар юк», – ди җырчы.
Безнең Нурлат һәм Әлмәт районнары балалар йортына ярдәм әзерләделәр. Балалар киемнәре, уенчыклар, рюкзаклар, аяк киемнәре – барлык кирәк-ярак әйберләрне алып килдек. Юрганнар, мендәрләр – монда бар әйберләр дә бар. Балаларга сез җибәргән әйберләрне тапшырабыз. Тартма-тартма чәкчәкләр, тәм-томнар, конфетлар, печеньелар калдырабыз, – дип сөйли җырчы.

Фото: © Фирдүс Тямаев урнаштырган видеодан скриншот
Балалар йорты, монда ятим, әтисез-әнисез балалар яши. Чит бала була алмый, кемнәр безгә булыша – шуларга Аллаһының рәхмәте яусын. Бу дөньяда чит балалар юк. Мондагы балалар нинди генә ярышларда катнашмыйлар, үз куллары белән төрле әйберләр ясыйлар, нинди матурлар. 2 мең километр килеп, алар янына да кереп чыгарга тырыштык, – ди җырчы.