Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Органнарын кешегә күчереп куеп була торган дуңгыз ясаганнар

news_top_970_100
Органнарын кешегә күчереп куеп була торган дуңгыз ясаганнар
Фото: © "Татар-информ"

Япониядә генетик модификацияләнгән дуңгыз ясаганнар. Ул – перспективада органнарын кешегә күчереп куярга мөмкин булган беренче дуңгыз. Мэйдзи университеты карамагында эшли торган «PorMedTec» компаниясе шул хакта игълан иткән.

«Без генетик модификацияләнгән, клонлаштырылган дуңгызлар ясый алдык. Өч дуңгыз баласы Япониянең медицина оешмаларына клиник тикшеренүләр өчен тапшырылачак», – диелгән компания документында.

«PorMedTec» вәкилләре ассызыклаганча, органнар җитмәү сәбәпле, трансплантация мәсьәләсе актуаль. Алар фикеренчә, модификацияләнгән дуңгызлар ясау бу проблеманы хәл итәргә булышачак.

Әлегә маймыл белән генә тәҗрибә ясаганнар. Аңа дуңгыз бөере күчереп утыртканнар, менә инде 2 ел бернинди кыенлык та юк, орган маймылда үсеп киткән. Хәзер «PorMedTec» раслаганча, мондый тикшеренүләр ярдәмендә өлкәннәргә дә, балаларга да йөрәк, бөер күчереп утырту күрсәткечләрен яхшыртып булачак, диелә хәбәрдә.

Геннары модификацияләнгән дуңгыз балаларын кеше органнарын күчереп утыртыр өчен клонлаштырганнар. Әлеге дуңгызлар кешегә органнар трансплантацияләү өчен ясалган. Хайваннарның геннарын донор органнар куела торган кеше организмы кире какмаслык итеп үзгәрткәннәр. Бу 3 дуңгыз баласын кесарев кисеме ясап тудырганнар. Дуңгыз балалары яхшы үсә башлауга, аларны тагын органнар трансплантацияләү өчен кулланачаклар. Дуңгыз балалары маймыл өчен донор булачак, диелә бу хәбәрдә.

«PorMedTec» фәнни хезмәткәре Хироши Нагашима сүзләренчә, хайваннан кешегә күзәнәкләр һәм органнар күчереп утырту ксенотрансплантация буларак билгеле, бу – орган донорларына ихтыяҗ проблемасын хәл итәргә мөмкин, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100