Төрле илләр турындагы иң кызыклы фактлар турында стофактов.рф сайтында язылган. Менә аларның кайберләре.
1. Сингапур – Җир шарындагы иң эре шәһәр-дәүләт.
2. Ә иң кечкенә ил – Ватикан.
3. Папуа – Яңа Гвинеяда 820 телдә сөйләшәләр! Димәк, Җир йөзендәге барлык телләрнең 12 %ы шушы илгә туры килә.
4. Колумбиядә иң бәхетле кешеләр яши. Бик ярлы ил булуына карамастан, сораштырулар күрсәткәнчә, биредә халык үзен бәхетле һәм канәгать хис итә икән.
5. Дөньядагы иң чиста ил – Исландия. Шулай ук ул иң тыныч, дустанә илләрнең берсе санала ул.