Иҗади гаилә Ризат һәм Зинира Рамазановлар тамашачылары күптән көткән яңа җырларын тәкъдим иткәннәр.
«Дөнья булгач төрле хәлләр була... Яратып китеп барырга язмасын. Яратып, кавышып, матур итеп яшәргә язсын. Сез көтеп алган җырыбызны тәкъдим итәбез – «Яратып китеп барасың». Айдар Тимербаев көе, Гөлүсә Шахбан сүзләре», – дип хәбәр иткәннәр алар социаль челтәрдәге сәхифәләрендә.
Җырны күбесе: «Бик матур!» «Ура, көтелгән җыр», «Һәрвакыттагыча шәп», – дип бәяләгәннәр. «Ут» билгесен куючылар да шактый.
«Соңгы арада бер төрле җырлар китте «что-то», – дип, Рамазановларның репертуарына төрлелек җитмәвен искәртүче дә булган.