Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дөнья беткән кебек тоелды…» – Гөлназ Сираеваның туганы яман чир белән көрәшә

news_top_970_100
«Дөнья беткән кебек тоелды…» – Гөлназ Сираеваның туганы яман чир белән көрәшә
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлназ Сираеваның туган апасында яман чир тапканнар. Гөлназ Сираева бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләгән.

«Бүген бик авыр көн. Бу хәбәрдән барлык туганнарыбыз тетрәнде. Апам ачыктан-ачык пост язган. Эльмира – ике бала әнисе. Синең тизрәк терелеп, аякка басачагыңа ышанабыз», – дип яза Гөлназ.

Эльмира Мөхәммәтшинага тән тиресендәге яман шеш диагнозы куйганнар.

«Мин хәзер тормышымның бик авыр этабын кичерәм һәм бу турыда сезгә дә сөйләргә телим. Үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә, чөнки бу – мине әйләнеп үтәр дип, беркем дә әйтә алмый.

Үз диагнозымны ишеткәч, шок кичердем, әлбәттә. Мондый сценарийны күз алдыма китерсәм дә, миңа кагылмас әле, дип өметләнә идем.

Май аеннан бирле борчылдым. Әгәр дә рак диагнозы расланса, беркемгә дә бу турыда сөйләмәячәкмен һәм дәваланмаячакмын, дигән фикергә килдем.

Тикшерү нәтиҗәләре килгәч, бер кочак кәгазьне кысып, регистратура төбендә катып калдым, бер сүз дә әйтә алмадым. Дөнья беткән кебек тоелды.

Хәзер мин дәвалануны башлау өчен өстәмә тикшеренүләр үтәм. Мин үземне уңай дулкынга көйли алдым һәм барысы да яхшы булыр, дип ышанам.

Актив тормыш рәвеше алып бара алмыйм, бары тик җәяү йөрим. Вакытлыча акча белән проблемаларым да бар.

Авыр чакта янәшәмдә булган дусларыма, якыннарыма һәм мине дәвалаучы табибларга зур рәхмәт.

Нәтиҗә: тормышны яратыгыз һәм кадерен белегез, сәламәтлегегезне саклагыз», – дип яза Эльмира.

Эльмираның бу мәкерле авыруны җиңеп, исән-сау терелүен теләп калабыз. 

 

Фото: © Гөлназ Сираеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100