Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Донор йөрәге белән яшәүче күп балалы ана: «Аллаһ миңа яшәргә мөмкинлек бирә»

Йөрәк авырулы 10 ел гомер, Диңгез буе краеннан Татарстанга күченеп кайту, йөрәгенең эшләми башлавы – Ирина Гайнетдиновага шундый авырлыклар аша узарга туры килгән. Ул, 4 баласына үзенең кирәк булуын аңлап, яшәү өчен көрәшкән. Тулырак мәгълүмат «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Донор йөрәге белән яшәүче күп балалы ана: «Аллаһ миңа яшәргә мөмкинлек бирә»
Ирина Гайнетдинованың сәламәтлек белән проблемалары ун ел элек башлана. Бу вакытта ул Находка шәһәрендә яши, «Туган тел» татар-башкорт оешмасында эшли, үзе сценарийлар язып, милли бәйрәмнәр үткәрә.
Фото: © Ирина Гайнетдинованың шәхси архивыннан

«45 яшьтә йөрәк өянәге булды, көчкә исән калдым»

Ирина Гайнетдинованың сәламәтлек белән проблемалары 10 ел элек башлана, бу вакытка кадәр исә бер җире дә борчымый. Ләкин кинәт зур йөрәк өянәге кичерә.

Ул вакытта Ирина Диңгез буе (Приморье) краендагы Находка шәһәрендә яши, «Туган тел» татар-башкорт оешмасында эшли, үзе сценарийлар язып, милли бәйрәмнәр үткәрә. Татар телендә җырлый. 4 тапкыр Балалар Сабан туен уздыра.

Ирина үзе сценарийлар язып, милли бәйрәмнәр үткәрә.

Фото: © Ирина Гайнетдинованың шәхси архивыннан

55 яшьлек Иринаның 4 баласы бар – 2 кызы һәм 2 улы. Хәзер аларга 18, 17, 16 һәм 15 яшь. Ике кечкенә баласын ул балалар йортыннан алган.

Яшь хатын йөрәк өянәге кичергәч, бу аның бөтен гаиләсе өчен көтелмәгән хәл була. «Ул вакытта табиблар: «Исән калуыгыз өчен рәхмәт әйтегез, мондый инфаркт кичергәндә 10 кешенең 9ы үлә», – дип әйттеләр», – ди Ирина.

Ирина даими рәвештә дарулар кабул итә башлый, аңа коронарография ясыйлар, стент куялар.

1 ел элек Находкада коточкыч су басу була, Гайнетдиновлар гаиләсе анда нык зыян күрә.

«Татарстан – минем ата-бабаларым, әбием, әниемнең туган җире. Һәм мин балаларым белән Приморьедан китәргә булдым. Анда без бернәрсәсез, өйсез калдык. Мин балаларны алып: «Без Татарстанга барабыз. Тагын бер су басуны мин кичерә алмаячакмын», – дидем», – дип сөйли Ирина.

55 яшьлек Иринаның 4 баласы бар – 2 кызы һәм 2 улы.

Фото: © Ирина Гайнетдинованың шәхси архивыннан

«МКДЦда мин яхшы кулларга эләктем»

Аннары авыр күченү процессы була, бу да Иринаның сәламәтлегенә йогынты ясамый калмый.

«Хәлем тагын да начарланды. Һәм 29 июльдә мин хастаханәгә эләктем. Ул вакытта минем пропискам бар, ләкин өем юк иде. Мин инде, түзә алмыйча, «ашыгыч ярдәм» чакырттым, табиблар мине кабул итәрләрме, дип сорадым. «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре мине хастаханәгә алып барачакларын әйтте. Мине МКДЦга алып килделәр. Мин бригаданың шулкадәр яхшы эшләвен көтмәгән идем. Алар минем тирәдә йөгереп кенә йөрде. Кемдер анализлар ала, кемдер минем белән сөйләшә, кемдер система куя. Гомумән, мин яхшы кулларга эләктем», – дип сөйли пациент.

МКДЦның кардиохирургия бүлеге мөдире Илдар Абдульянов Иринага йөрәк авыруыннан кинәт үлеп китүдән саклый торган кардиовертер-дефибриллятор куелуын әйтә. Ләкин аның эффекты вакытлыча, һәм йөрәк күчереп утырту кирәк була.

«Мин үз-үземне кулда тотарга тырыштым. Бүлек мөдире янында еламаска тырышсам да, күз яшьләре үзеннән-үзе тамды. Бүлмәдәшләрем барысын да күреп алды. «Нәрсә булды?» – дип сорадылар. Мин сөйләргә теләмәсәм дә, тыелып кала алмадым. Миңа трансплантация кирәклеге турында әйттем», – дип искә ала Ирина.

Ирина курка, елый, ләкин шул ук вакытта үзен операциягә әзерли. Катлаулы операция кирәклеге турында балаларына да әйтә. Ләкин балалары әле бик олы булмау сәбәпле, хәлнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап җиткерми.

Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән беренче тапкыр сентябрь аенда шалтыраталар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Аллаһ миңа яшәргә мөмкинлек бирә, димәк, бу нәрсәдер өчен кирәк»

Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән беренче тапкыр сентябрь аенда шалтыраталар. Иринага туры килүче йөрәк барлыгын әйтәләр. Ләкин ул вакытта аның мөһим эшләре әле тәмамланмаган була: балалар теркәлмәгән, йорт сатып алу процессы дәвам итә.

«Мин бу операциядән баш тарттым, ләкин мине исемлектән сызып атмауларын сорадым. Операциядән баш тартмавымны аңлаттым, әмма хәзерге вакытта миңа балаларым турында кайгыртырга кирәклеген, хастаханәгә ята алмавымны әйттем», – ди Ирина.

Икенче шалтырату 10 октябрьдә була. Ирина ул вакытта инде мораль яктан әзер булуын әйтә. Табиблар телефон аша донор йөрәгенең барлык параметрлар буенча да аңа туры килүен әйтәләр.

«Аллаһ миңа яшәргә мөмкинлек бирә, димәк, бу нәрсәдер өчен кирәк. Һәм мин ризалаштым. Тиз арада әйберләрне җыйдым. Арчадан операциягә килдем», – ди Ирина.

Ирина донор йөрәгенең шулай тиз табылуы юктан гына түгел дип саный. Аңа әле балаларын үстерергә кирәк бит. Балалары турында сөйләгәндә, Иринаның күзләренә яшьләр тула. Кечкенә балаларына аларның үз әниләре түгеллеген ул үзен бик начар хис итә башлагач кына әйтә. Кызы һәм улы, бертавыштан, «әни – ул бу дөньяга китерүче түгел, ә тәрбияләүче» дип җавап бирәләр.

Ел башыннан МКДЦда йөрәк күчереп утырту буенча 22 операция ясалган.

Фото: © МКДЦдан алынды

2023 елда инде 22 йөрәк күчереп утыртылган

Ел башыннан МКДЦда йөрәк күчереп утырту буенча 22 операция ясалган. Ә узган ел шундый 8 катлаулы операция ясалган булган. Моңа кадәр елына 3-4 операция ясалган. ТР Рәисе һәм Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы буенча быел квоталар саны арткан.

Иринага йөрәк күчереп утырту операциясе сан буенча 20нчесе була. Мондый операцияләр уртача 3 сәгать дәвам итә. Начар эшләүче йөрәкне алалар, аның урынына яңасын урнаштыралар һәм сак кына кан тамырларына тоташтыралар.

Йөрәкне күчереп утырткач, кардиохирург аортадан кыскычны ала, һәм бу вакытта чын могҗиза була – чит кеше йөрәге тибә башлый.

«Йөрәк трансплантациясе терминаль стадиядә йөрәк җитешсезлеге булган пациентларга ясала. Бу – медикаментоз яки башка хирургик ысуллар белән йөрәк җитешсезлеге симптомнарын дәвалау яки киметү мөмкин булмаган очракларга карый. Башка ысуллар көчсез булганда, күчереп утырту ясала», – дип сөйли медицина фәннәре кандидаты, МКДЦның кардиохирургия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб Илдар Абдульянов.

Илдар Абдульянов: «Башка ысуллар көчсез булганда, күчереп утырту ясала».

Фото: © «Татар-информ», Эвелина Киселёва

Йөрәк күчереп утырту операциясе гадәттә берничә миокард инфарктын кичергән пациентларга ясала. Шулай ук операция өстәленә тумыштан яки вируслы һәм бактериаль инфекцияләр аркасында барлыкка килгән кардиомиопатия белән авыручылар эләгә.

Операциядә 9 кешедән торган медиклар бригадасы катнаша. Гомумән алганда, йөрәкне күчереп утырту юлында 10 белгечлек медиклары, 30дан артык белгеч җәлеп ителә. Кайберәүләр донор йөрәген кабул итеп әзерли, икенчеләре органның потенциаль кабул итүчегә туры килү-килмәвен тикшерә, өченчеләр кешене операциягә әзерли, хирурглар операция ясый, аннан соң яңа йөрәк белән яшәргә өйрәнергә ярдәм итүчеләр эшкә керешә.

Операциядә 9 кешедән торган медиклар бригадасы катнаша.

Фото: © МКДЦдан алынды

Йөрәк трансплантациясе уңышлы булсын өчен, бик күп факторлар туры килергә тиеш. Беренчедән, донор йөрәге сәламәт булырга тиеш. Икенчедән, йөрәк күчереп утыртылачак пациент белән кан төркеме, шулай ук буй, авырлык һәм яше туры килергә тиеш.

«Күкрәгемдә яңа йөрәк тибүен аңлап уяндым»

Наркоздан уянганда, Иринаның күзләренә кояш нурлары төшеп тора.

«Күкрәгемдә яңа йөрәк тибүен аңлап уяндым. Ләкин мин аның чит кешенеке икәнлеген сизмәдем. Минеке кебек. Уянуыма, исән булуыма шат идем», – дип сөйли МКДЦ пациенты.

Операциядән соң Ирина 5 көн реанимациядә кала. Аннан күчерелүгә, балаларына шалтырата, аның белән барысы да яхшы булуын һәм аны гадәти бүлеккә күчерүләрен әйтә. Организм яңа йөрәкне кабул итсен өчен, пациентларга иммунитетны төшерә торган препаратлар бирәләр, бу – организм яңа органны кабул итсен өчен кирәк. Ирина хәзер бу даруларны гомер буе кабул итәчәк.

Операциядән соң кешеләр стационарда уртача 3 атнага кала.

Фото: © МКДЦдан алынды

Операциядән соң кешеләр стационарда уртача 3 атнага кала, ә аннан соң даими рәвештә МКДЦ табибларына килеп, тикшерү уза.

Яңа йөрәкнең күпме яшәячәген һәм ничек эшләячәген беркем дә белми. Күп нәрсә яңа йөрәк иясенең табибларның киңәшләрен төгәл үтәвенә, терапия кабул итүенә бәйле.

«Алга таба – яңа тормыш. Һәм кеше бу йөрәк белән күпме яшәячәк – бер Аллаһ кына белә», – ди табиб.

Хәзер Ирина балаларыннан килгән һәр хәбәрне көтеп ала, ә алар әниләренең тизрәк чыгуын көтә.

«Мин мондагы табибларга сокланам. Алар – үз урыннарындагы кешеләр. Һөнәрләре шундый катлаулы булуга карамастан, алар – шундый игелекле һәм эчкерсез кешеләр. Алар киләләр һәм елмаялар», – дип табибларга рәхмәт белдерә Ирина.

Ирина хәзер бары тик яшәргә һәм кешеләргә яхшылык өләшергә теләвен әйтә.

Бүлек мөдире, йөрәк күчереп утыртуга квоталар саны артыр, дип өметләнә, чөнки, аның сүзләренчә, Татарстанда ярдәм итәргә кирәк булганнар шактый. Елына 22 операция ясалуга карамастан, яңа йөрәк кирәк булган кешеләр исемлеге бар.

«МКДЦ Татарстанда йөрәк күчереп утыртыла торган бердәнбер клиника»

Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) быел ясалган йөрәк трансплантацияләре саны буенча Россия һәм Идел буе медицина үзәкләре бишлегенә керде. Югары технологияле дәвалау ысулларын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә катлаулы патологияле пациентлар федераль үзәкләргә бармый, ә үзебезнең Татарстанда дәвалана.

Татарстан Хөкүмәте һәм Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектлары буенча «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында трансплантологияне үстерү» дигән аерым программа гамәлгә ашырыла.

МКДЦда йөрәк күчереп утырту буенча беренче операция 2011 елда ясала. Аны дилатацион кардиомиопатиядән интегүче 48 яшьлек Яшел Үзән кешесенә ясыйлар, ул вакытта Татарстан кардиохирурглары академик Шумаков исемендәге Милли медицина тикшеренүләре үзәгеннән чакырылган белгечләр белән бергә эшли.

Шул вакыттан алып Татарстанда 43 йөрәк күчереп утыртылган. Хәзерге вакытта МКДЦ, Татарстан кардиохирургиясендә югары технологияләр үзәге буларак, республикада йөрәк трансплантациясен башкаручы бердәнбер клиника булып тора.

«Татар-информ»нан тәрҗемә, автор Эвелина Киселева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100