news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Донецкида хәрби хезмәттәге татар егете Рифат Зарипов җырлары белән күңелен күтәрә

news_top
Донецкида хәрби хезмәттәге татар егете Рифат Зарипов җырлары белән күңелен күтәрә

Татарстаннан мобилизациягә алынган татар егете Нияз В. хәрби хезмәтне Донецк якларында уза. Еракта булуына карамастан, ул татарча җырлар аша туган ягы белән элемтәдә тора. Социаль челтәрдәге сәхифәсеннән күренгәнчә, егет Рифат Зарипов җырларын аеруча яратып тыңлый. Соңгы видеосында да ул машинасында җырчының «Ике минут кына» җырына кушылып җырлап, биеп бара. «Иң мөһиме күңел төшенкелегенә бирелмәскә», дип язып куйган ул.

Видеодан аңлашылганча, алар машинада икәү бара һәм Ниязның сәфәрдәше татарча сөйләшми. «Вот водитель мне достался, а?» –  ди ул, шаяртып. Мондый очракта әйтә торган бик данлыклы татар халык мәкале бар бит: «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың». Борынгылар белми әйтмәгән, менә мәкальгә тагын бер ачык мисал.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар