Донецкида хәрби корреспондент (военкор) Геннадий Дубовой һәлак булган, дип үзенең телеграм-каналында хәбәр итте журналист Александр Коц.
«Донецкида военкор Геннадий Дубовой һәлак булды. Аны машина бәрдергән. Мәңгелек хәтер», – дип язган Коц.
Дубовойның һәлак булуы турында «Zаписки Vетерана» каналы һәм ДНРның Халык советы депутаты Владислав Бердичевский да язган. Депутат Дубовойның чәчәк сатып алырга барган һәлак булуын язган.
«Ул чәчәк алырга барган. Иртәгә аның хатыны килергә тиеш иде, ул аны һәрвакыт чәчәкләр белән каршы алды. Өенә кайтып барганда, аны машина бәрдергән», – дип язган Бердичевский.
Телеграм-каналлар фаҗиганың Шевченко бульвары һәм Артем урамы киселешендә булганын яза. Юл-транспорт һәлакәте булган урыннан фотолар куйганнар, анда асфальтта чәчәкләр ятканы күренә.