Донецк Халык Республикасында Советлар Союзы Герое, татар халкының легендар патриот-шагыйре Муса Җәлилнең якты истәлегенә багышланган һәйкәл (бюст) куелачак һәм аның тирәсендә яңа сквер ачылачак. Әлеге төзекләндерү эшләре Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан оештырылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Бюстның авторы — Санкт-Петербург шәһәреннән танылган скульптор Венера Абдуллина. Проект Татарстан Республикасы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Җәмигъ мәчетен торгызу һәм төзекләндерү эшләре дә актив бара. Истәлекле сквер төзү һәм Җәлил каһарманлыгына багышланган бюстны урнаштыру уртак тарихи хәтерне саклауда һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бик мөһим адым булып тора, диелә хәбәрдә.