Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Террорчылар Тикшерү изоляторында ике хезмәткәрне тоткын итеп алган, таләпләре билгеле

news_top_970_100

Дондагы Ростовта камераларның берсендә тоткыннар Тикшерү изоляторының ике хезмәткәрен тоткын итеп алганнар. Максим Горький урамындагы бина янында юл ябылган, урында көч хезмәткәрләре эшли. Тоткынлыкка алынган хезмәткәрләрне азат итү өчен сөйләшүләр бара.

Төбәккә, тикшерү үткәрү өчен, үзәк аппараттан хезмәткәрләре төркеме юлга чыккан. СИЗО-1 янына ОМОН хезмәткәрләре килгән.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, алты тоткын ике хезмәткәрне ирексезләп тота. Аларның барысы да Ингушетиядән, өчесе былтыр Карачай-Черкес Югары суды бинасында теракт планлаштырган булган: шартлаткыч ясау өчен компонентлар сатып алганнар, аны җыйганнар, ике Макаров пистолеты һәм Калашников автоматы кулга төшергәннәр. Әмма терактны тормышка ашыра алмаганнар.

Аларны 2023 елның декабрендә тоткарланганнар:

1. Акиев Шамил, 27 яшь
2. Гыйреев Тамерлан, 36 яшь
3. Цицкиев Азамат, 25 яшь.

Бу кешеләр ИГИЛ*да катнашкан өчен «террористик оешма эшчәнлеген оештыру һәм мондый оешма эшчәнлегендә катнашу», «террористик эшчәнлекне гамәлгә ашыру максатларында укулар узу», «шартлаткыч матдәләрне законсыз әзерләү», «шартлаткыч җайланмаларны законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау», «террористик эшчәнлеккә ярдәм итү», «законсыз сатып алу, тапшыру, сату, саклау, корал ташу, җибәрү яки йөртү» кебек берничә террористик маддә буенча хөкем ителгәннәр.

Кайбер мәгълүматлар буенча, СИЗО-1 хезмәткәрләрен тоткын итеп алган террорчылар хәзер изоляторда сугыш кораллары саклана торган урынга үтеп керергә тырыша. Террорчылар пычаклар белән коралланган.

Билгеле булганча, җинаятьчеләр машина, «яшел коридор» һәм илдән китү мөмкинлеген таләп итә. Алар белән сөйләшүләр алып барыла.

Өч террорчы — Акиев, Цицкиев һәм Гиреев — тагын өч тоткынны СИЗОда үзләре белән качу планына җәлеп иткән. Алар качуны берничә ай планлаштырган.

*Россия Федерациясендә тыелган террорчылык оешмасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100