Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Донбасстан качып кайткан яшь ана: «Без маршруткага утыруга, вокзалга снаряд төште»

Нелли ул көннәрне куркыныч төш кебек хәтерли. Бу хакта Әлмәт шәһәренең «ЮВТ-24» сайты яза.

news_top_970_100
Донбасстан качып кайткан яшь ана: «Без маршруткага утыруга, вокзалга снаряд төште»

Нелли Попадюк 26 яшьтә. Ул – Донецк качагы. 10 айлык баласы һәм аркасында бер рюкзак белән качарга туры килә аңа. Бу хакта Әлмәт шәһәренең «ЮВТ-24» сайтында Катерина Машенцева яза.

«Без маршруткага утыруга, артыбыздан ук тимер юл вокзалына снаряд төште. Шунда бер хатын үлде дә инде. (...) Без кузгалып китүгә 5 минут үтәр-үтмәстән булды бу. Безне Аллаһ саклады», – дип искә төшерә ул.

Фото: «ЮВТ-24»

Гаиләсеннән әнисе, әбисе, апасы Донецкида калганнар. Алар – хәрби хезмәт итәргә тиешле затлар.

Нелли – ялгыз әни. Йөкле вакытта да, сабые туганнан соң да баланың атасыннан бернинди ярдәм дә булмаган.

«Әнием булмаса, көчем җитмәс иде. Бала белән авыр булды, авыр таптым. Мин аны үстерә алмаган булыр идем», – ди яшь әни.

Фото:  «ЮВТ-24»

Улы Виктор исемле. 2021 елның 13 сентябрендә дөньяга килгән. Бала тудыру йортыннан чыкканда, алар янында машина шартлавы турында сөйли Нелли.

«Бездә хәлләр әкәмәт иде. Безнең подвал юк, яшеренер җир юк. Күршеләрдә гаражда утырдык», – дип, үткәннәре белән бүлешә.

«Бөтенесе каядыр китә башлады, ә безнең бензин да юк, акча да. (...) Бу һушкитмәле мәхшәр иде. (...) Жух! Очып киткәне ишетелә, сызгырып очкан тавыш, аннан төшә һәм тына», – дип өсти.

Нелли ул көннәрне коты очып искә төшерә. Агачлардан төшеп шартлаучы «таҗлар» турында сөйләде. Бик куркыныч күренеш, күпләрнең кул-аякларын өзде, ди. Хатын, беренче чиратта, баласы өчен курка.

«Түбәгә каты гына дөбердәтә, ярчыклар оча башлагач, шартлый торган «таҗлар»... Без... Мин, бүтән булдыра алмыйм, баланы алып китәм, дидем. Булган бар акчамны алам, бала белән китәм, дидем, мин аның өчен бик курыктым», – ди ул.

Фото: © «ЮВТ-24»

Аның китү хәбәрен якыннары төрлечә кабул иткән.

«Мин монда китәргә җыенгач, әти-әнием бик курыкты. Әбием минем белән тарткалаша, документларымны яшерә башлады, чөнки бик нык борчылдылар» – ди ул.

Хәзер Донецкидан бөтенесе китә, ди Нелли.

«Анда бит хәзер Киев районының бөтен эвакуациясе шунда, бөтен кеше. Анда калу мөмкин түгел. Донецкида көн саен бөтен җир яна», – дип уртаклаша Нелли.

Баласы белән юлга ул 19 июньдә чыга. Донецкидан якын юл түгел. 2 көн поездда баралар.

«Безне Успенкада төшереп калдырмакчылар иде, чөнки машина безне алырга теләмәде. Үзе бер тарих безнең», – дип өсти ул.

Казанда бәләкәй баласы булганга урнаша алмый хатын. Әлмәттә яшәүче ерак бер туганы табыла. Ул аңа фатир табарга ярдәм итә. Ләкин прописка белән кыенлыклар килеп чыга.

«Без прописка белән берни эшли алмадык. Флора Таһировна безгә бик нык ярдәм итте. Аны сайтта эзләп таптык. Аңа килеп эләктек, ул безне пропискага кертте, безне качаклар буларак рәсмиләштерүдә булышты. (...) Волонтерларның ярдәме зур булды. Кровать алырга да, ризык-ашамлыклар белән дә, сөт белән дә. (...) Безне монда теркәделәр, безгә ярдәм иттеләр. Без балалар өчен түләүләргә язылдык. (... ) Флора Таһировна булмаса, бу эшне башкарып чыга алмаган булыр идек», – дип рәхмәтләрен укый Нелли.

Бер проблема хәл ителүгә, икенчесе калкып чыга.

«Ул (фатирын арендага бирүче): «Фатирымны бирүдән кире уйладым», – ди. – «Акчаны кайтарыгыз», – димен. Ә ул: «Булдыра алмыйм, ипотека өчен түләдем», – ди. – «Гафу итегез, кыз да булсын, буаз да булсын, килеп чыга бу. Алай булмый ул», – дидем.

Нелли малае белән фатирда ай беткәнче яшәячәкләр. Соңыннан аларга реабилитация үзәгенә барырга тәкъдим иткәннәр.

«Чит-ят кешеләр шулай нык ярдәм итәрләр, якын күреп, шәфкать-мәрхәмәт итәрләр дип уйламый идем», – ди, Нелли бик тә рәхмәтле.

Докумнтлар буенча кайбер түләүне аңа кире какканнар.

«Путин акчалары» килде, ә качак буларак, бала өчен миңа акча килмәде. (...) Донецкида миңа белешмә бирмәделәр, Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ) ул вакытта эшләми, чөнки атышлар бара иде», – дип аңлата ул.

Әлмәт шәһәренең Социаль яклау идарәсендә документларны җыеп, Краснодар крае Социаль яклау идарәсенә җибәргәннәр. Җавап тискәре килгән – түләү билгеләтүне кире какканнар.

«Аңа бу түләүләрне кире какканнар, чөнки ул аларны Краснодар краенда алган булган инде. Башка төбәктә», – дип аңлатты Әлмәт районы Социаль яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Гәрәев.

Нелли өметен өзми: бала караган өчен пособие алуга документлар җыя. Аның сүзләренчә, иң авыры – ялгызы, якыннарыннан еракта булу, аларның хәлләрен белмәү.

«Бик авыр, мин алар белән телефоннан да сөйләшә алмадым. Анда ут юк иде. Мин монда бала белән «кереп чумдым». (...) Алар миңа таяныч, терәк иде анда. Алар бит бала туганнан бирле аның белән. Фатирда гел бергә булдык бит. Без бит бер районда, бергәләп яшәп өйрәнгәнбез. (...) Бабайга да анда күңелсез. Ипигә барыр кеше юк, дип әйтә», – дип уртаклаша Нелли.

Яшь әни балалар бакчасына чиратка баскан. Аннан эшкә урнашырга җыена.

«Донбассны беркем дә тезләндерә алмады һәм алмаячак та. Безне күпләр «тәкәббер» дип атый. Ә без тәкәббер түгел, без – гади халык, без яшәргә тырышабыз, яшибез», – ди ул.

Сентябрь аенда Неллиның баласын Казанга тикшерелергә җибәргәннәр – анда гемангиома тапканнар. Табиблар сүзенә караганда, шеш зарарсыз, яман түгел. Хәзер әни белән бала күзәтү астында. Нелли бар тик яхшыга өметләнә һәм ярты елдан бала белән тагын табибларга күренергә җыена.

Фото:  «ЮВТ-24»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100