Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Донбасста вәзгыять кискенләшә: ДНРда яшәүчеләрне Россиягә эвакуацияли башладылар

«Россия 24» каналындагы чыгышында Денис Пушилин Донбасстагы вәзгыять сугышка таба бара, дип әйтте.

news_top_970_100
Донбасста вәзгыять кискенләшә: ДНРда яшәүчеләрне Россиягә эвакуацияли башладылар

Танылмаган Донецк халык республикасы җитәкчесе Денис Пушилин тыныч халыкны — өлкәннәрне, хатын-кызларны һәм балаларны Россиягә эвакуацияли башлауларын әйтте.

Пушилин Украина хәрби көчләренең ике арадагы чиккә туплануын, хәрби хәрәкәтләр башларга әзер икәнлеген әйтә. Шуңа ул халыкны Россиягә эвакуацияләячәкләрен белдерде. Ростовта аларны вакытлыча кабул итү пунктлары ачылган. Россия президенты Владимир Путин күченеп килүчеләргә 10 мең сум акча биреләчәген әйтте.

«Россия 24» каналындагы чыгышында Денис Пушилин Донбасстагы вәзгыять сугышка таба бара, дип әйтте. «Донбасстагы хәлләр сугышка таба барамы», — дигән сорауга ул «Кызганычка каршы, әйе», — дип җавап бирде.

Луганск халык республикасы башлыгы Леонид Пасечник та ЛНРда яшәүчеләрне вакытлыча Россиягә күченергә өндәде. Беренче автобуслар сәгать сигездә үк кузгалып китте. ДНР чигендә зур «бөкеләр» хасил булганлыгын хәбәр итәләр.

ДНР һәм ЛНРда вәзгыять соңгы көннәрдә кискенләште. Бүген Донецкида көчле шартлау булды. Бәхеткә, корбаннар юк. Бүген иртән АКШның БМОдагы вәкиле Линда Томас-Гринфилд сугыш башлану ихтималы турында әйтте, дип яза ТАСС.

Украина хәрби көчләре баш командующие Валерий Залужный сугыш башланачагы турындагы хәбәрне кире какты. Украина генералы әйтүенчә, «басып алынган территорияләрне хәрби юл белән кире кайтару дөреслеккә туры килми». Залужный үзенең сүзләрен ОБСЕ мәгълүматлары да раслый дип әйтә. Генерал фикеренчә, сугыш башлану тыныч халык арасында үлемнәргә китерә. Украина гаскәрләре беренче булып ут ачмаячак, диде ул. Генерал ДНР, ЛНРда яшәүчеләргә Украина гаскәрләре һөҗүме турындагы хәбәрләргә ышанмаска куша.

Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба да Донбасста сугыш башламаячакларын әйтте. Украина берни дә (сүз хәрби хәрәкәтләр турында бара) планлаштырмый, ди ул.

ДНР һәм ЛНР тирәсендә вәзгыять катлаулануы хакында Россия президенты Белоруссиядәге коллегасы Александр Лукашенко белән сөйләшкәндә хәбәр итте, диелә РИА Новости хәбәрендә. Лукашенко белән Путин хәрби көчләрнең хезмәттәшлеге һәм Союздаш дәүләтнең көчен арттыру турында килеште.

Путин Украина җитәкчелеген ДНР һәм ЛНРда тынычлык урнаштыру хакындагы Минск килешүләрен үтәмәүдә гаепләде. Ул ДНР һәм ЛНР белән сөйләшүләр уздыру юлы белән генә конфликтны бетереп була дип саный. Лукашенко да Донбасстагы хәлне «нормаль түгел» дип бәяләде.

15 февральдә Путин ФРГ канцлеры Олаф Шольцка Евросоюз һәм НАТО Украина хакимиятенә тәэсир итәр, дигән өметен белдергән иде.

Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Никонов Донбасстан вакытлыча күченергә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәм итәргә әзер дип белдерде.

АКШ президенты Джо Байден бүген 00.00 сәгатьтә (Вашингтон вакыты белән 16.00) Украина хакында чыгыш ясаячак, ди РИА Новости.

Владимир Путин Иминлек советында киңәшмә үткәрде. Кремль вәкиле Дмитрий Песков Россия территориясендәге хәрби күнекмәләр беркемне дә куркытырга тиеш түгел дип белдерде, дип яза РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100