Донбасска гуманитар йөк ташучы Булат Газизов: «Мин күргәннәр теләсә кемнең бәгыренә тия»
«Безгә хәзер хакимиятне дә, Оборона министрлыгын да сүгәргә кирәкми», – ди хәрби хәрәкәтләр барган урыннарда берничә тапкыр булып кайткан Булат Газизов. Ул тиздән кабат алгы сафка китәчәк. Машиналары артында шартлаудан күтәрелеп калган төтен, бәдрәфкә чыгу шартлары да булмаган шәһәр халкы һәм башкалар турында ул KAZANFIRST журналистына сөйләде.
Июль аенда Татарстан Республикасы рәсми рәвештә Луганск халык республикасының Лисичанск шәһәрен шефлыкка алды. Республика кешеләре дә Донбасс халкына, фронттагы гаскәрләребезгә ярдәм күрсәтә. Волонтерлар төркеме инде күптәннән даими рәвештә махсус хәрби опреация зонасына гуманитар йөк ташый. Әлеге эшне оештыручыларның берсе – «Ватан патриотлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Булат Газизов белән журналист Альберт Мортазин сөйләште.
«Бәдрәфкә дә чыга алмыйлар»
Булат, беренче сорау, мөгаен, иң төп сораудыр: Донбасска гуманитар йөк ташу эше ничек башланды? Моңа нәрсә этәрде?
Май аенда миңа Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев шалтыратты. Элек аның белән бергә берничә гуманитар һәм хәйрия проектларында катнашкан бар иде.
Без болай дип сөйләшеп алдык:
– Минем сиңа тәкъдимем бар, син аннан баш тарта алмыйсың. Донбасс кешеләренә, алдагы сызыктагы хәрбиләргә булышырга теләгән ветераннар мөрәҗәгать итте. Алар солдатларга проблемаларын хәл итәргә булышырга, кирәкле әйберләр җыю һәм китереп бирүне оештырырга тели. Син моңа ничек карыйсың?
– Баш тартуы кыен, ләкин без моны ничек эшләячәкбез?
– Без йөк туплаячакбыз, аны җибәрү өчен акча эзләячәкбез һәм аларга ярдәмгә йөриячәкбез.
– Ярар. Ә кая барырга?
Алгы сафка.
Дөресен генә әйткәндә, мин аңа башта ышанмадым. Нәтиҗәдә, беренче йөкне без үз хисабыбызга гына диярлек тупладык. Бәрәңге, консервалар, ниндидер яшелчәләр, солдатлар өчен нәрсәдер сатып алдык. Икенче йөкне җыйганда, безгә дуслар да ярдәм итте. Ветераннар берлеге безгә грамоталар тапшырды, мин үземнекен Whatsapp аватарына куйдым. Бөтенесе шалтырата башлады, сораштырырга тотындылар. Без йөк җыюыбыз һәм «тегендә» җибәрүебез турында сөйләдем. Аннары дуслар булышырга кереште, җиңелрәк булып китте.
Аннары Эдуард: «Мин алгы сафта идем. Лисичанскига, фронт сызыгына бардым – солдатларга әйберләр тапшырдык», – диде. Мин тагын ышанмадым, ул шаярта, дип уйладым.
Өченче тапкыр безнең әле рәсми итеп теркәлмәгән оешмага Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе кушылды. Алар йөкне илтеп бирү белән булышты, аның өчен түләде. Федерация рәисе Елена Кузьмичевага зур рәхмәт. Иң кыены – нәкъ менә транспортта илтеп тапшыру. Йөкне җыю зур проблема түгел, ләкин аны алып барып бирү бик авыр. Беренчедән, анда үз машинасында барырга риза булган машина йөртүчене табарга, икенчедән, түләргә кирәк. Бер КамАЗга илтеп биргән өчен түләү уртача 250 мең сумга төшә. Аннан алар буш кайталар. Өстәвенә, безнең чыгымнар бар – озатып йөрү машинасы һәм башкалар.
Эдуард әйтә: «Әйдә, киттек». Мин алар белән утырдым да киттем. Билгесезлек иде, мин ахыргача ышанмадым. Аннары без Ростов өлкәсенең Донецк шәһәрендә тукталдык, төн кунып чыктык һәм иртә белән Луганск халык республикасы чиген уздык, Лисичанскка килдек. Солдатлар, халык белән очраштык, аларга йөк тапшырдык.
Әлбәттә, мин шаккаттым... Шәһәрне күреп... Анда кешеләрнең ничек яшәвен күрү минем өчен бик авыр булды. Минем уйлавымча, бу – теләсә кемнең бәгыренә тияр иде: чөнки анда ут та, газ да, җылылык та, су да юк – кайнары да, эчәргә яраклысы да. Бернәрсә дә юк. Әле анда ризык тапсаң да, аны пешереп булмый. Шәһәрдә тугыз катлы йортлар күп – анда су булмаганлыктан, кешеләр хәтта бәдрәфкә дә йөри алмый.
Элек анда 100 меңгә якын кеше булган, хәзер, минемчә, 30 меңгә якын кешедер (күпләр киткән). Аларга да бәдрәфкә барыр урын юк. Йортларда су юк, монысы аңлашыла, ә урамдагы агач, үсемлекләр үсеп утыра торган урыннарда бөтен җирдә миналар куелган.
Алар сүзләренчә, Украина гаскәрләре 3 ай дәвамында көн саен шәһәрне бомбага тоткан, «лепестки» миналары тараткан (пехотага каршы мина. – ред.). Ягъни үсемлекләр үсә торган урыннарга керү – минага басу, дигән сүз.
Шоферны үгетләү акча эзләүгә караганда да авыррак
Йөкне җыйдыгыз, ди, алга таба нәрсә?
Мин мисал китерәм. Хәзер Мәрҗани мәчетендә өем-өем маскировка халатлары, эчке киемнәр, маскировка палаткалары: алар боларны үз куллары белән тегә. Барысы да күбәйде. Салмачы бистәсендә, Мамадышта күп җыелды, аларны кайбер депутатлар әзерләде. Хәзер без аларны бер урынга җыю өчен «Газель» ялларга акча эзлибез. Аннары без ул йөкне илтеп бирергә риза булган машина йөртүче эзлиячәкбез (инде эзлибез). Әле хәзер маршрут та билгеләнә – Сватовский районына керү-кермәвебез әлегә билгеле түгел. Шоферны фронт буеннан узарга үгетләү акча эзләүгә караганда да авыррак.
Вакыт ягыннан күпмелек юл?
Дүрт көн.
Нибары дүрт көн?
Әйе, хәзер без дүрт эчендә өлгерәбез, элегрәк бер атна йөри идек, ә хәзер маршрутлар эшләдек. Әмма дүрт көн – Казан-Лисичанск маршруты буенча эшләсәк. Ә фронтка барсак, ул 5-6 көн булачак. Өстәвенә, кыш көне йөргән юк әле, бер көн-көн ярым өстәлердер. Ягъни, бер атна дияргә була.
Ә анда озак буласызмы?
Без анда вакыт уздырмаска тырышабыз: алып килдек – бушаттык – тараттык – эшне тәмамладык – кайтып киттек. Әлбәттә, солдатлар белән палаткаларда да төн чыккан вакытлар бар. Төрле хәлләр була. Безгә аларның ничек укуларын, төрле хәрби алымнарын күрсәттеләр. Бу – безнең өчен башта экскурсия кебек иде, инде хәзер экскурсияләп йөрерлек түгел.
Андагы халык белән сөйләшкәннән соң, минем өчен артка чигенү юк инде. Без гел йөк җыя башладык. Администрацияләрдән беренче булып безгә Мамадыш районы, аның башлыгы Анатолий Петрович Иванов ярдәм күрсәтте. Аңа мең рәхмәт, бүгенге көндә Мамадыштан 125 тоннадан артык йөк Лисичанскига һәм алгы сафка озатылды. Бу – бер район өчен бик күп. Хәзер без 10 декабрьдә җыенабыз, алар да йөк җыя, әле ике атна элек алар танк училищесына ир-егетләргә кирәк-яраклар алып барганнар.
Шулай башланып китте. Йөкне илтеп бирү бик күп акча таләп итә. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса да, кайбер оешмалардан акча алу проблемалы. Шуңа күрә без «Ватан патриотлары» оешмасын булдырырга мәҗбүр булдык, ул октябрьдән бирле эшли.
Мамадышта («Победа» кафесында) һәм Салмачы бистәсендә кабул итү пунктлары ачылды, анда солдатлар өчен азык-төлек, әйберләр кабул итәбез. Мәрҗани мәчетендә тегү станоклары бар, анда маскировка халатлары, блиндажлар өчен маскировка челтәрләре эшлиләр. Шунда ук азык-төлек җыялар.
Безнең белән Воронеждан да элемтәгә керделәр. «Сезнең белән безнең йөк барып җитәчәгенә ышанабыз. Без хәзер Воронежда 9 үзәк ачачакбыз, йөк җыюны игълан итәбез», – диләр. Шушы көннәрдә генә шалтыраттылар. Әгәр дә алар йөкнең авырлыгын алдан хәбәр итсәләр, без, барышлый, йөкне кереп тә алып чыга алабыз.
Без бик актив эшли башладык, һәм мин кереп үк киттем (көлә). Минем үземнең кечкенә фермер хуҗалыгым бар иде, мин аны дустыма караштыргалап торырга дип калдырдым. Монда да кечкенә генә бизнесны идарә итү өчен башка кешегә тапшырырга туры килде. Актив рәвештә акча җыю белән шөгыльләнәм.
«Макарон аларны аптырашта калдыра»
Сез җирле халык белән аралаштыгызмы – алар нәрсә сөйли, ничек яши?
Нәрсә табалар, шуны ашыйлар – алар шулайрак яши. Мәсәлән, йорттагы бөтен кеше подъезд каршында утыра, чәй кайната, ашарга әзерлиләр. Картон ягалар. «Нигә картон?» – дип сорыйм. Урманга кереп булмый, утын юк, диләр. Гуманитар ярдәм алып килгәннәр – кәгазьләре һәм картоннары калган. Шуны яндырып, чәйгә су кайнаталар. Алар өчен тагын 10 коробка калуы да шатлык. Шуның белән алар яшиләр дә.
Әгәр дә гуманитар ярдәм булмаса, алар инде күптән ачлыктан үләр иде. Анда кибетләр эшләми. Алар сүзләренчә, айга бер кешегә 4 банка тушенка, 2 банка сгущенка, бер шешә сыек май, ике кило шикәр һәм тагын күпмедер ярма һәм макарон алалар. Алар ярдәм өчен бик рәхмәтле, ләкин макарон аларны аптырашта калдыра. Ничек ашарга белмиләр, пешерә алмыйлар.
Ягъни, продуктлар булса да, бу әле нидер аңлатмый. Консервланган азык-төлек, әзер ризыклар – сухпаеклар алып барырга кирәк. Без моны хәзер беләбез.
Солдатлар белән сөйләшмәдегезме?
Әлбәттә, күрештек, росгвардиячеләр белән дә, солдатлар белән дә аралаштык. Әлбәттә, аларның кайбер кыенлыклары бар: автомобильләр җитми, хәрби киемнән кайбер нәрсәләр. Без алар корал ташый алсын өчен пикаплар табабыз. Анда бит бертуктаусыз бомбага тоталар. Саклану министрлыгы аларны һәрвакыт автомобильләр белән тәэмин итәргә өлгерми. Кешеләр безгә иске машиналарын хәрби ихтыяҗларга дип бирә. Мәсәлән, гап-гади гаиләдән Артур исемле егет шалтырата: «Ауга йөри торган «Нива» машинасы бар», – ди. Солдатларга машиналар кирәген ишеткәннән соң, ул аны фронтка җибәрергә булган. Менә дүшәмбе көнне ул аны безгә бирәчәк.
Андыйлар күп, өстәвенә, нигездә, гади кешеләр ярдәм итә. Урта бизнес ике категориягә бүленгән кебек. Аларның бер өлеше акча эшли – бронежилетлар элек 25 мең тора иде, ә хәзер – 125 мең. Икенче яртысы үз бизнесын коткара. Дөресрәге, перспективасыз бизнесын коткарырга тырыша. Бизнесының таркалуы аңлашыла, монда аның проблемасын хәл итәргә кирәк. Ә бу – махсус операция һәм ул көрәшә торган фашизм, без аны бөтен көчебез белән куабыз.
Хәзер Россияне коткарырга, анда чәчәк ата торган фашизмны җиңәргә кирәк. Ансыз без өскә чыкмаячакбыз, бизнесны саклап калуның башка ысуллары юк. Бергә җыелырга һәм бердәм организм кебек эшләргә кирәк. Барлык органнар килешенеп эшләгәндә генә организм теләсә нинди авыруны җиңә.
Безгә хәзер хакимиятне дә, Оборона министрлыгын да сүгәргә кирәкми. Безгә фронтка һәм тыныч халыкка булышырга кирәк. Һәркемнең дә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Үз машинасын җибәргән кешегә: «Дустым, син дистәләгән кешене коткарасың, шикләнмә», – дип әйтәм мин.
Ашарга булса – яхшы, булмаса – түзәбез
Сез анда ничә тапкыр бардыгыз?
Шәхсән мин 5 тапкыр.
Барган саен хисләр үзгәрәме? Гомумән, куркынычмы?
Куркынычмы? Нәрсә турында әйтәсең инде. Мин Донбасс кешеләре, аларның балалары өчен, анда йөк алып киткән машина йөртүчесе өчен куркам. Әйләнә-тирәмдәге кешеләрем, гаиләм өчен куркыныч – Алла сакласын, без бит сугыш зонасына барабыз. Без хәрби хәрәкәтләр линиясенең күп участокларын йөреп чыктык инде. Эдуард Шәрәфиев турында мин әйтмим дә – ул бөтенләй хәзер алгы сафта.
Шуңа күрә... куркынычмы? Куркуны җиңгәндә генә җиңүләр була. Әгәр дә без аны җиңсәк, ә без аны үзебездә җиңдек, без җиңәчәкбез.
Ә аралашкан кешеләр нинди: ачулымы, ачык йөзлеме?..
Алар моны кабул иткән. Ашарга булса – яхшы, булмаса – түзәбез. Алар да аңлый бит – без булдыра алганны эшлибез, тормышыбызны куркыныч астына куябыз. Алар кабул итүдә. Аллага «Син» дип яшиләр, анда башкача булмый.
Хәтергә уелып калган берәр очракны сөйли аласызмы?
Анда маҗараларсыз булмый инде. Беренче тапкыр «экскурсия»гә килгәч, барысын да – блок постларны да телефоннарга төшерә башладык, берничә тапкыр эләкте дә – сазга йөзтүбән сузып салдылар (көлә), телефоннарсыз калдырдылар. Мондый очраклар булды. Без туристлар шикелле генә килдек, нәрсәнең нәрсә икәнен аңламый идек. Әйтик, мин төшергән нәрсәне дустыма җибәрә алган булыр идем. Ә анда геопозиция төшерелә, һәм бу – дошман өчен әзер нокта. Без моны белмәдек, һәм шуңа эләкте дә.
Тагын шундый хәл булды: машина «лепесток» минасы өстенә менде. Әмма безне Алла саклап калды, үлүче дә, җәрәхәтләнүче дә булмады. Әмма без әзерләнәбез, һәрвакыт бронежилетларда йөрибез. Анда барып кайту – үзе үк маҗара. Юлда барганда күккә карасаң, 5-7 километр ераклыкта сугыш барганы күренә. Без бер тапкыр Стахановтан, шахтерлар шәһәреннән чыгып, берничә километр юл үткәч, украиннар ягыннан ракеталар оча башлады. Дүртнең өчесен ПВО бәреп төшерде, берсе төште, һәм без артта төтен күтәрелгәнен күрдек. Менә шулай да була.
Миссия үтәлгәннән соң, сугыш хәрәкәтләре зонасыннан чыккач, куркынычсыз территориягә кергәч, сездә нинди хисләр? Җиңеллек, шатлык, эйфория?..
Аннан киткәндә, һәрчак кеше буларак үзеңне югарырак сизәсең. Рухи яктан үсү бу, син үсешкә барасың һәм кешеләргә ничек ярдәм итүеңне, эшеңнең нәтиҗәсен күрәсең. Бу – тагын бер үсеш этабы.
Өегезгә кайткач?
Йоклыйм! Өч көн (көлә). Мин авылга кайтып китәм, мунча ягам һәм телефонымны сүндерәм. Чөнки бу – бик мәшәкатьле юл, ул шулкадәр энергияне суыра. Бу бу эш белән бер үк вакытта бизнесны алып бару мөмкин түгел.
Нинди ярдәм кирәк
Тиздән яңа юлга җыенасыз икән, шундый сорау: сезгә хәзер нинди ярдәм кирәк?
Хәзер безгә 200-300 мең сум акча җитми. Безнең илтеп бирәсе әзер йөк бар, аны көтеп торалар. Ә акча юк. Шуңа күрә моның белән шөгыльләнүче барлык егет-кызлар 5 мең, кемнәндер 10, кемнәндер 15 мең җыя. Соңгы тапкыр безгә профсоюзлар булышты, моңа кадәр Танкистлар берлеге ярдәм иткән иде. Без 10 декабрьдә китәбез, вакыт аз калып бара, ә без бу мәсьәләне әлегә хәл итмәдек. Ләкин хәл ителер дип ышанам.
Әгәр дә ниндидер оешмалар безнең сәфәр өчен түләсәләр, без бәхетле булыр идек. Әгәр дә даими ярдәм булса, без йөкне айга бер тапкыр түгел, ә атна саен илтә алыр идек, бер машина түгел, берничәне.
Гомумән, ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп, әйберләр тиз җыела. Хәзер газ горелкалары кирәк – бик кирәк. Әгәр кемнеңдер искесе бар икән – өйдә, балконда, кирәксез ятса, дачаны сатканнан соң калса – зинһар, җибәрегез, тиккә ятмасын. Әлбәттә, аларны күпләп сатып алып була, заказ биреп, тик моның өчен тагын акча җыярга кирәк. Без 3,5 мең газ горелкалары кирәк, дип санадык, ә бүгенге көндә 400гә якынын илтеп тапшырдык. Буржуйкалар да кирәк – каядыр җылынырга кирәк бит.
Әлбәттә, консервалар кирәк. Ай дәвамында сатмаячакларын, яраклылык срогы чыгачагын аңлаган җитештерүчеләр дә бар бит. Мондый продуктларны без илтеп тапшырыр идек. Нәрсә булса да. Алар анда бу консерваларны этләргә ашатмыйлар бит. Анда этләр дә юк диярлек.
Берәр бина булса да яхшы булыр иде. Хәзер кайда урын тапсак, шунда җыябыз. Безнең 20 квадрат метр мәйданлы өч офисыбыз бар – анда күпме җыеп була? Мәрҗанидә дә «КамАЗ» хәтле җыеп булмый. Әгәр кемдер шәһәрдә ниндидер склад бинасы бүлеп бирә алса, әйтик, коммуналканы капларлык булса да акча таба алыр идек.
Без шундый кешеләрне эзлибез, кемдер җавап кайтарыр, дип ышанам. Менә шундый уңышларыбыз. Проблемалар юк, чишелмәгән мәсьәләләр генә бар.
Алёна Низамова тәрҗемәсе