Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Донбасс газетасында мөхәррир – татар кызы: «Хезмәт хакы түләмәсәләр дә эшләдек»

ДНРның Амвросиевка округында чыга торган «Новый Луч» газетасының баш мөхәррире – татар кызы Регина Гадыева. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Алинә Хәйруллинага ул Донбасстагы вазгыять турында сөйләде.

news_top_970_100
Донбасс газетасында мөхәррир – татар кызы: «Хезмәт хакы түләмәсәләр дә эшләдек»
Фото: Регина Гадыева фотолары

– Регина Рәшитовна, сез кайсы яктан, кайда укыдыгыз?

– Мин Самара өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авылында тудым. Урта мәктәпне тәмамлап, мәдәният училищесына укырга кердем. Берничә ел район мәдәният йортында эшләдем. 2001 елда районның «Камышлинские известия» газетасына эшкә урнашып, үземне журналистикада сынап карадым. 2004 елда Самарага күчеп килдем һәм Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсенең «Право» ведомство газетасына эшкә урнаштым, анда 2012 елга кадәр эшләдем. Нәкъ менә шушы чорда мин журналист буларак үстем, дип саныйм. 2008 һәм 2010 елларда 2 тапкыр Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының «Щит и перо» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булдым. 2010 елда Воронеж шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «За содействие МВД России» күкрәк билгесенә ия булдым. Бүләкне Иосиф Кобзон үзе тапшырды.

Ике тапкыр Чечен Республикасына командировкага бардым, анда безнең ГУВД җыелма отряды хезмәткәрләре 6 ай дәвамында Ведено районында куркынычсызлыкны тәэмин итеп торганнар. 2011 елда «За укрепление боевого содружества» медале белән бүләкләделәр.

– Донбасска ничек килеп эләктегез?

– 2012 елда, гаилә хәлләре буенча, Донбасска, Ростов өлкәсе чигендәге зур булмаган Амвросиевка шәһәренә күченеп килдем. Шул ук көнне диярлек җирле «Луч-информ» газетасына социаль проблемалар һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Анда 2014 елга кадәр эшләдем.

– Бу хәрби операциягә кадәр вазгыять нинди иде?

– Бу сорауга җавап биргәнче алдан ук билгеләп үтәм – Донбасста сугыш махсус хәрби операциягә кадәр күпкә алдан башланды.

Ул вакытта Украинаның бер өлеше булган төбәк халкы Киевтагы дәүләт түнтәрелеше белән килешергә теләмәде, шул фетнә нәтиҗәсендә хакимияткә нацизм тарафдарлары гына түгел, ә ачыктан-ачык фашистлар килде.

2014 елның февралендәге түнтәрелештән соң икенче көнне үк Югары Рада рус теленә төбәк статусын биргән канунны гамәлдән чыгарды. Рус телле халык күпләп яшәгән төбәкләрдәге кешеләр рус теленең статусы һәм реформалар уздыру турындагы мәсьәләне хәл итүне таләп итте. Ул вакытта безне Кырым вакыйгалары илһамландырды. Донбасста халык ополчениесе формалаштырылды.

2014 елның 15 апрелендә Киевтагы яңа режим «террорчылыкка каршы операция» игълан итте, һәм хәрби фаза башланды. Донбасстагы шәһәрләргә Украина кораллы көчләре агыла башлады. Зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр, хәрби техника үтә алмасын өчен, импровизацияләнгән блок-постлар оештырдылар. Әлбәттә, коралсыз кешеләр танкларны туктата алмадылар. Батальоннар шәһәр тирәсенә урнашты.

11 майда, зур куркыныч янауга карамастан, дошманның борын төбендә үк шәһәрдә референдум уздырырга насыйп булды, шунда Донецк Халык Республикасы игълан ителде. Бу вакыйга безнең өчен бик шатлыклы булды, ләкин без нәрсә аша үтәргә туры киләчәген күз алдына да китерә алмадык.

Донбасс ополчениесе авыл артыннан авылны азат итә башлады. 2014 елның 26 августында Амвросиевканы азат иттеләр.

Шәһәрләрне аттырудан тыш, Киев хакимияте Донбасс халкын сындырырга тырышып карады. Картларга пенсия түләмәделәр, төбәккә азык-төлек кертмәделәр. Шул вакытта ук Россия Донбасс халкына ярдәм күрсәтә башлады. Монда гуманитар конвойлар килә иде. Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан барлык кирәкле әйберләр китерелде: дарулар, азык-төлек, төзелеш материаллары һ.б.

Декабрьдә район администрациясе җитәкчелеген билгеләделәр. Тиздән мине башлык белән очрашуга чакырдылар. Очрашу кыска булды: газетаны яңадан чыгарырга кирәк, син баш мөхәррир булырсың, диделәр. 8 кешелек коллективтан мин, бухгалтер һәм верстальщик калдык. Кемдер пенсиягә китте, кемдер яңа редакциядә эшләргә теләмәде. Газетаны финанслау турында хәтта сүз дә алып барылмады. Без газетаны «Новый луч» дип атадык. Газетаның беренче саннары җирле игенчеләр ярдәме белән чыкты, алар типография чыгымнарына акча бирделәр. Беренче чыгарылыш А4 форматындагы 4 кара-ак полосадан торган 1000 нөсхә тәшкил итте. Без аны үзебезнең халыкка бушлай тараттык. «Кешеләр шәһәр һәм районның тормышы турында мәгълүмат ала алачак», – дип әйтү безнең өчен мөһим иде. Ул вакытта хезмәт хакы түләмәсәләр дә эшләргә ризалашкан хезмәткәрләргә мин бик зур рәхмәтле. Почта ул вакытта шулай ук эшләмәде, шуңа күрә газетаны ял көннәрендә җирле базарда ваклап сатуга тараттык.

2015 елның апрелендә Республика администрацияләре каршында сакланып калган һәм яңа төзелгән газеталар ДНР Мәгълүмат министрлыгы ярдәмендә чыгарыла башлады. Почта эшли башлагач, без тиражны 2,5 мең данәгә кадәр күтәрә алдык. Ә инде 2018 елда басма массакүләм мәгълүмат чараларын Республика медиахолдингына берләштерделәр.

2022 елның февралендә республика өчен кискен борылыш булды. Россия белән яңадан кушылу алдыннан булган тарихи вакыйгалар әлегә кадәр хәтердә. Ул вакытта безнең республика танылды. Әмма шатлык, 2014 елгы референдумнан соң кебек үк, борчылу хисе белән буталды.

Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң, Донбасста масштаблы мобилизация узды. Билгеле бер вакытта шәһәрдә ир-атларны очрату бөтенләй сирәк күренеш иде. Шунда ук без тормышның элеккечә булмаячагын аңладык. Шул вакытта ук шәһәрләребезне һәм районнарыбызны торгызу планнарын эшләү башланды, аларның һәркайсына шеф-регионнар беркетелде.

2022 елның 30 сентябрендә Донбасс Россия Федерациясе составына керде.

Без чыннан да «өйгә кайттык».

Җимерек хәлгә килгәннән соң торгызылган Саур-Могилада

Фото: © Регина Гадыева

– Бүгенге көндә нинди шартларда яшисез?

– Бүген бөтен Донбасс – бер зур төзелеш. Советлар Союзы таркалганнан бирле җимерелгән инфраструктура торгызыла. Социаль объектлар капиталь төзекләндерелә. Россия Федерациясенең хокукый киңлегенә интеграция процессы уза.

– Махсус хәрби операцияга кадәр журналистлар ничек эшләделәр? Хәзерге вакытта журналистларның эшчәнлеге үзгәрдеме?

– Хәрби бәрелешләргә кадәрге һәм хәзерге заман журналистларының эше, әлбәттә, үзгәрде. Кешеләрнең аңы үзгәрү белән журналистлар үзләре дә үзгәрде. Заманча чынбарлыкка тиз яраклашырга туры килде. Халыкка фронттагы хәлләр турында гына түгел, законнардагы яңалыклар турында да хәбәр итәргә кирәк иде. Якташларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында сөйләү беренче урынга күчте, чөнки кораллы каршылык һәм махсус хәрби операция шартларында эшләү җиңел түгел.

– Газеталарда ешрак нәрсә турында язалар?

– Бүген газеталар, шул исәптән безнеке дә, регион-шефлар көче белән алып барыла торган торгызу-ремонт эшләре турында, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында, халыкка нинди социаль ярдәм чаралары күрсәтелүе турында язалар. Безнең район территориясендә зур цемент заводы урнашкан, аның продукциясеннән үз вакытында Останкино манарасы, Мәскәү метросы һәм хәтта Сүәеш каналы да төзелгән. Оешманы саклап кала алдылар һәм бүген без җитештерүне үстерү һәм цемент тармагы хезмәткәрләре турында язабыз. Укучыларыбыз күтәргән проблемалы сорауларны яктыртабыз. Районда уза торган чаралар турында язабыз. Безнең район өчен авыл хуҗалыгы темасы да актуаль. Без хәвефле игенчелек зонасы булып саналсак та, район территориясендә 300дән артык авыл хуҗалыгы оешмасы һәм фермер хуҗалыгы эшли.

– Газетагызда нинди рубрикалар бар? Хәзер тиражы күпме?

– Газетада төрле рубрикалар бар: «Восстановление», «Лица района», «Сельское хозяйство», «Промышленность», «Разъясняем», «Проблемный вопрос», «Нам пишут» һ.б. Быел Бөек Җиңү һәм «Ватанны саклаучылар елы» уңаеннан яңа тематик рубрикалар барлыкка килде. Шундыйларның берсе – «Расскажи о своем герое». Аның ярдәмендә укучыларыбызны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз белән таныштырабыз.

Хәзерге вакытта газетаның тиражы якынча 1,5 мең данә тәшкил итә. Коронавирус чоры язылучылар санына бик үк яхшы тәэсир итмәде. Билгеле булганча, безнең төп укучыбыз – өлкән яшьтәге кешеләр. Моннан тыш, быел «Донбасс почта»сы почта китерү бәясен 2 тапкырга арттырды. Әмма шуңа да карамастан, иң тугры укучыларыбыз безнең белән кала.

– Донбасста татарлар күпме? Алар татарча сөйләшәләрме?

– Хәзер Донецк Халык Республикасында 25 меңгә якын татар яши. Нигездә алар Донецкида, Макеевкада, Шахтерскида, Горловкада, Торезда, Снежныйда, Дебальцевода яшиләр.

– Сезнең якларда татарча чаралар узамы?

– Кызганычка, безнең шәһәрдә татар телендә чаралар уздырылмый. Әмма җиңү килгәч һәм хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң вазгыять үзгәрәчәк, дип ышанасы килә.

– Туган якларыгызга кайтып йөрисезме?

– Туган ягым Камышлыга мин ел саен әти-әнием һәм туганнарым янына кайтам. Миннән еш кына, диңгезгә ял итәргә барырга теләмисеңме, дип сорыйлар, тик бу еллар дәвамында мин чыннан да ял итә алган бердәндер урын ул – әти-әнием йорты. Өстәвенә, Камышлы бик матур урында урнашкан. Минем һәр сәфәрем туганнарым, сыйныфташларым, элеккеге хезмәттәшләрем һәм авылдашларым белән очрашып уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100