АКШ Президенты Дональд Трамп үзенә аек акылны саклау өчен сөт куллану ярдәм итүен әйткән. Бу хакта ул Ак Йортта узган матбугат конференциясендә сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, сөт когнитив сәләтне яхшыртырга булыша. Трамп берничә мәртәбә когнитив тестлар узуын һәм аларны уңышлы чишүен сөйләгән. Ул бу нәтиҗәләрне даими рәвештә сөт эчүенә бәйләгән.
Шулай ук, Президент бу эчемлекне бик яратып эчүен, аны кабат эчәр өчен суыткыч ачкан мизгелне түземсезләнеп көтүен сөйләгән, дип яза «РИА Новости».
Ак Йортта узган очрашуда балалар да булган – алар сөтнең үсеш өчен мөһимлеген сөйләгән. Дональд Трамп бер малайга сөт җитештерүгә багышланган доклады өчен медаль тапшырган.
Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, аның акыл сәләтенә тестларда югары нәтиҗәләре хәтта табибларны да шаккатырган. Моннан тыш, Трамп раслаганча, Демократия партиясеннән АКШның элекке президентлары Джо Байден һәм Барак Обама мондый когнитив сынауларны уза алмаган.