Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Домодедово» аэропортында самолетны шартлату белән янаган пассажирны тоткарлаганнар

«Домодедово»дан Симферополь - Мәскәү рейсы белән очучы пассажир ханымда бернинди шартлаткыч булмаган.

news_top_970_100
«Домодедово» аэропортында самолетны  шартлату белән янаган пассажирны тоткарлаганнар
pixabay.com/ru

Хокук сакчылары Симферопольдән Мәскәүгә очучы һәм үз-үзен гадәттән тыш начар тотучы пассажир ханымны S7 2008 рейслы һава судносында тоткарлаган. Ул әлеге очкычны шартлатасын белдергән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Ханым шартлаткыч җайланманы үзе белән алуын белдергән һәм тиздән самолетны шартлатам дип кычкырырга тотынган. Самолетка утыру алдыннан хәмерне артык күп кулланган пассажир, рәтләр арасыннан узуны да туктаткан. Кулындагы сумкасын күрсәтеп, эчендә шартлаткыч булуын әйткән. Үз янына экипаж әгъзаларын да һәм башка пассажирларны да якын җибәрмәгән. Әмма, үзенең нәрсә таләп итүен җиткермәгән.

Әлеге хәлгә шаһит булучылар самолет эчендә шунда ук өстәмә куркынычсызлык чаралары күрелүен билгеләп үтә. Бу чаралар көч структуралары белән берлектә, аларның күрсәтмәләре нигезендә алып барыла.

«Самолет кирәкле җиренә уңышлы төшеп утырды. Ул аерым җирдә урнаштырылды. Инструкция нигезендә, һава судносы командиры Домодедово аэропортындагы хәл турында хәбәр итте. Рейсны аэропортның көч структуралары һәм ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре каршы алды һәм барлык кирәкле чаралар да үткәрелде», — дип хәбәр итә, «Интерфакс», «Домодедово» аэропорты матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

Хокук сакчылары ачыклаганча, пассажир ханымда бернинди дә шартлаткыч булмаган.

Әлеге хулиганлык гамәле буенча үз-үзен гадәттән тыш тупас тоткан пассажир ханымга карата, башка пассажирларның тынычлыгын бозып, куркыныч астына куйган өчен җинаять эше ачылган.

Бүгенге көндә Симферополь-Мәскәү очкычын шартлату белән янаган ханымга карата Мәскәү өлкәсе Домодедово шәһәре суды тарафыннан өй арестында булу турында карар чыгарылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100