Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Доминиканада туй сәяхәте вакытында Казан кешеләре очраган авариядә гаеплене атадылар

Йөк машинасы белән бәрелешкән автобуста Россиядән килгән 39 турист, ике гид, машина йөртүче була.

news_top_970_100
Доминиканада туй сәяхәте вакытында Казан кешеләре очраган авариядә гаеплене атадылар
социаль челтәрләр

Доминика республикасында Ла-Альтаграсия провинциясендә сишәмбе көнне авария булды. Пунта-Кана аэропортына бара торган автобус йөк машинасы белән бәрелеште. Автобуста аэропортка баручы Россия туристлары була.

Бүген Доминика курортында автобус белән булган юл һәлакәтендә гаеплеләрне атадылар. Юлдагы йөк машинасы йөртүчесенең тәртипсез гамәлләре аэропортка баручы туристлар утырган автобусның юлын каплаган. Шулай итеп 39 кеше утырган автобус ауган. Биредәге Monumental транспорт компаниясенә сылтама белән Listin Diario басмасы шул хакта хәбәр итте.

Компания вәкиле сүзләренчә, «йөк машинасы тәртипсез хәрәкәт итә, ул бер полосадан икенчесенә күчеп йөри». Автобус йөк машинасын сул яктан узарга чыга. Аның арткы тәгәрмәченә уң яктан шушы йөк машинасы бәрдерә.

Моннан тыш, Россия туристларын йөртә торган фирма вәкиле сүзләренчә, автобус төзек була, аны йөртүченең эш стажы зур, кагыйдә бозулары да юк. Автобус йөртүчесе дә авариядә җитди имгәнә.

Туристлык агентлыгы вәкиле сүзләренчә, туристлар барысы да 40 мең долларга иминият рәсмиләштергән. Аларга тулы медицина ярдәме күрсәтелә.

Авариягә очраган автобуста Россиядән килгән 39 турист, ике гид, машина йөртүче була. 27 кеше төрле травмалар ала. Алар арасында Казан кешеләре дә бар. Роман белән Снежанна Ашмариннар җәй көнне туй уздырган, хәзер алар туй сәяхәтендә булган.

«Роман безгә язды, бар да тәртиптә, ярдәм кирәкми, диде. Снежаннаның кулы һәм аяклары яраланган. Хәзер ул хирургиядә дәвалана», — дип сөйләгән дуслары.

24 яшьлек Снежанна һәм 27 яшьлек Роман танышканга бер ел булган көндә шушы юл һәлакәтенә очрый. Снежанна ял ничек узуы турында туганнарына сөйләргә дә өлгерми. Ул социаль челтәргә берничә фото куя, барысын да кайткач сөйләрмен дип кенә яза. Ашмариннар имгәнүче 27 кеше арасына эләгә. Аларны биредәге хастаханәгә озаталар.

«Роман бар кешегә дә кайгырган өчен рәхмәт белдерә, үзен яхшы хис итүен әйтә», — дип сөйләгән Роман белән Снежаннаның дусты Фәрхәт Габдуллин «Комсомолка» сайты хәбәрчесенә.

Снежаннаның кулы һәм аягы имгәнгән, тәне сыдырылган булуы ихтимал. Хәзер ул хастаханәдә хирургия бүлегендә дәвалана, дигән Фәрхәт.

Туристларның алтысы бик авыр хәлдә. 25 кеше хастаханәдә дәвалана. Илчелектә раслаганча, 12 яшьлек кызның кулын саклап кала алмаганнар. Туристларның бер өлеше кичә Россиягә әйләнеп кайткан. Бу турыда «Беренче канал» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100