Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Доминиканада ковидтан үлгән татарстанлының мәетенең көлен генә кайтарачаклар

«Башта әнинең җәсәден цинк табутта кайтарасы идек, әмма яңа закон буенча, мәетне крематорийда яндырып, көлен генә кайтарырга ярый», — дип сөйләгән мәрхүмәнең якыннары.

news_top_970_100
Доминиканада ковидтан үлгән татарстанлының мәетенең көлен генә кайтарачаклар
https://www.instagram.com/p/CVtDCIqg1sl/

Элек ТНВ каналында эшләгән Лия Шәрипова һәм аның бертуганы Алинә Шәриповаларның әнисе Доминиканага ялга барган җирдән вафат була. Бүгенге көндә кызлар аның җәсәден Татарстанга алып кайта алмыйлар дип язган идек.

Рәмзия ханым ялга кызы Алинә, кияве һәм оныгы белән барган була. Диңгез буенда үткәрелергә тиешле ял әлеге гаилә өчен аяныч тәмамлана. Рәмзия ханым, ковид йоктырып, хастаханәгә эләгә һәм тернәкләнә алмый.

Мәрхүмәнең кызлары аның җәсәден Россиягә алып кайту һәм клиникага бурычны түләү өчен 3 млн сум чамасы акча таләп ителүен хәбәр итте һәм шәхси кайгыларына битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорады.

Ләкин мәрхүмәнең якыннары «Ирек мәйданы» газетасына әниләренең җәсәден илгә алып чыга алмаячак, бары тик мәетенең көлен генә кайтарачаклары турында сөйләгән. Бу турыда газетаның инстаграм сәхифәсендә язганнар.

«Әлегә кадәр җәсәден алып кайта алмадык, — дип сөйләде мәрхүмәнең кияве Руслан Сейфуллаев. — Кирәкле сумманы да җыя алмадык".

«Инстаграм”да мәрхүмәнең кызы Алинә: «Башта әнинең җәсәден цинк табутта кайтарасы идек, әмма яңа закон буенча, мәетне крематорийда яндырып, көлен генә кайтарырга ярый. Әлеге процесс бик акрын бара. Аны яндыру өчен безнең рөхсәт кирәк. Без нотариус аша ризалык биргәнче шактый вакыт узды. Аннары гаризаны испан теленә тәрҗемә итәсе. Транспортировка өчен акча җыя алдык, ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт! Ә клиника алдындагы бурыч тора. Әлегә кадәр иминият компаниясе дәвалауның тәфсилле ачыкламасын бирмәде, ничек 30 мең доллар җыелган, шуны беләсе килә».

Мәрхүмәдә коронавирусның яңа «Дельта» штаммы булуы ачыкланган», — диелә әлеге хәбәрдә.

Әйтергә кирәк, әлеге гаиләгә замана чире моңа кадәр дә кайгы алып килгән булган. Әниләренең вафатына ике атна кала Алинә Шәрипова ире Андрейны җирләгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100