Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Доминиканада диңгезгә сикереп, 25 яшьлек Уфа егете умыртка баганасын сындырган, Россиягә кайта алмый ята

Егетнең арка миенә зыян килгән, хәзер аның аяклары йөрми.

news_top_970_100
Доминиканада диңгезгә сикереп, 25 яшьлек Уфа егете умыртка баганасын сындырган, Россиягә кайта алмый ята
Алексейга Доминикада операция ясаганнар. Ул хәрәкәтләнми, сөйләшә ала. Егетне Россиягә кайтару эшләре акчага барып тоташа. Әнисе бик борчыла, ләкин бу эшләрне башкарып чыгу өчен, үзен кулга алып, аякта йөри, дип яза "Башинформ".

Егетнең әнисе Тышкы эшләр министрлыгы, Россия вәкиллеге аша улын алып кайту турында сорап бусагалар таптый, тик әлегә ярдәм юк икән.

Имгәнгән Уфа егете янында дусты яши, ул хастаханә коридорларында куна, диелгән әлеге хәбәрдә. Алар бу ил телен белмәү сәбәпле, Гугл-тәрҗемәче аша аралаша икән. Хастаханәдә яту да әҗәткә эшләнә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

Сбербанк картасы номеры: 4276 0600 1725 8644 (әнисе).

Алексейның әнисенең телефон номеры: 89196017730 (Солнышкина Ольга Борисовна).



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100