news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Долларның үсүе чит илдә ял итәргә җыенучыларга кыенлыклар тудырамы?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә

news_top
Долларның үсүе чит илдә ял итәргә җыенучыларга кыенлыклар тудырамы?

- Доллар артуның йогынтысы бар. Туристлар иң күп барган ил – Төркия. Күпләр турны язын, доллар артканчы алып калды. Доллар үсеше генә дә юллама хакын 10 процентка арттырды. Шуңа күпләр быел Россия курортларын сайлый. Кырым күпере ачылгач, пассажирлар ташкыны да артты. Татарстанлылар беренче чиратта Россия курортларын сайлады. Шулай да туристлык базарын чагыштырсак, бүгенге көндә базар үсә. 2017 ел белән чагыштырганда, быел ял итәргә баручы туристлар артты. Чит илләргә артым – 5, Россиянең төрле курортларына 10 процентны тәшкил итә. Минем уйлавымча, быел татарстанлылар күбрәк ял итәр һәм матуррак хис-кичерешләр белән кайтыр. 

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар