Бүген иртән евро 100 сумнан югары күтәрелде, доллар 92 сумнан артып китте. Болар барысы да – 2022 елның мартыннан бирле иң югары күрсәткечләр.
«Ел башыннан доллар рубльгә карата 33,6 процентка артып, 93,4 сумга кадәр кыйммәтләнде, евро – 36,4 процентка кыйммәтләнеп, 101,4 сумга кадәр, юань – 29,5 процентка кыйбатланып, 12,84 сумга кадәр җитте», – дип хәбәр итте «Ведомости».
Курсларның үзгәрүенә бюджет чыгымнары үсеше, геосәясәт йогынты ясый, дип белдерде Санкт-Петербургтагы Үзәк банк финанс конгрессының пленар сессиясендә Россия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина.
«Үзгәреп тора торган курс, әйе, ул тышкы сәүдә тәэсирендә үзгәрә, безнең кыска вакытлы үзгәрешләр өчен кораллар бар. Ләкин үзгәреп тора торган курс, безнең карашка, тышкы үзгәрешләргә мөмкинлек бирә торган яхшы нәрсә (благо), тышкы шокларны икътисадта үзләштерү җиңелрәк», – дип аңлатты Нәбиуллина.
Аның әйтүенчә, хәзер милли валютаның көчсезләнүе Россия икътисады өчен файдалы гына, ә аның үсешен тизләтү омтылышлары, киресенчә, девальвация куркынычын арттыра.
«Без рубль курсын тотрыклыландырмыйбыз. Без теләсә нинди курсны кабул итәбез. Без аны кредит сәясәтендә кулланабыз. Үзәк банк әзер. Ул финанс тотрыклылыгына куркыныч янаганда гына интервенция белән йогынты ясый ала. Хәзер андый куркыныч юк», – ди Нәбиуллина.
Аналитиклар рубль бәясе төшүен «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе фетнәсе омтылышыннан соң туган билгесезлеккә һәм валютаның техник җитмәве белән дә бәйли.
Шулай ук көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерүчеләр дә евро һәм доллар курслары күтәрелү нәтиҗәсендә ел башыннан инде икенче тапкыр бәяләрне күтәрә. Бәяләр арту турында белдергән җитештерүчеләр: Archelik (Beko, Grundig, Indesit һәм башка брендлар), «СЕБ-Восток» (Tefal, Moulinex, Rowenta), Maunfeld, Lex һәм башкалар дип, яза «Коммерсантъ».