Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Доллар һәм евро бәясе артачакмы?

news_top_970_100
Доллар һәм евро бәясе артачакмы?
Солтан Исхаков, архив

Татарстан трейдеры доллар һәм евро бәяләренә фаразлары белән уртаклашкан. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Узган атнада чит ил валютасы бәясе арткан. Мәсәлән, евро 4,5 процентка артып, Мәскәү биржасында 68,8 сум тора. Доллар 3,5 процентка артып, 64,7 сум тора. Кытай юане 3 процентка арткан һәм 9,2 сум тора.

Россия компанияләренең күбесенең акцияләре арзанайган. Мәсәлән, Татнефть акцияләре бер атнада 3,2 процентка, КамАЗ акцияләре 2,7 процентка, Нижнекамскнефтехим акцияләре 7,2 процентка, Сбербанк акцияләре 3,7 процентка, Газпром акцияләре 2 процентка кимегән.

«Акцияләр санкцияләрнең яңа пакетын кертү алдыннан төште. Хәзер кайсыбер компанияләр позицияләрен кире кайтарыр, дип уйлыйм. Валютага килгәндә, нефть бәясе кимегәч, рубль дә йомшара. Экспортның күпкә кимүе дә йогынты ясый, әлбәттә, геосәясәт куркынычлары да», – ди трейдер Антон Миннуров.

Аның сүзләренчә, чит ил валюталары курсы артачак. Доллар 65-67 сум, евро 69-70 сум булачак, юань 10-20 тиенгә артачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100