Доллар, дирхам һәм юань: 2023 елда акчаларны нинди валютада сакларга
Әгәр бернинди дә гадәттән тыш хәл килеп чыкмаса, доллар курсы 2023 ел башына якынча 70-75 сум тирәсендә стабильләшәчәк.
Доллар курсы узган ел «штормга эләкте»: әле 120 сумга кадәр күтәрелде, әле 50 сумга төште. Америка валютасы белән быел ни булачак, акчаларны анда саклау урынлымы, әллә инде альтернатив вариантлар эзләргәме – «Татар информ» экспертлар белән берлектә шуны тикшерде.
«Рубль девальвациясе дәвам итәчәк»
«Алор Брокер» инвестиция стратегы Павел Веревкин фикеренчә, доллар курсына узган ел 3 фактор йогынты ясаган: энергия чыганакларына югары бәяләр, санкцияләр фонында импортның җимерелүе һәм логистиканы үзгәртеп кору, базардан артык валютаны үзләштерергә мөмкинлек бирүче бюджет кагыйдәләрен туктату.
«Экспорт импорттан нык артып китте. Көзен Россия энергия чыганакларына ихтыяҗ һәм бәяләр сизелерлек кими башлады, экспорт кереме әкренәйде», – ди ул.
Эксперт фаразлавынча, 2023 елда Россиядә рубльнең девальвациясе дәвам итәчәк. «Россия нефть продуктларына 5 февральдән Евросоюзның эмбарго планлаштыруы, шулай ук, чимал базарында ихтыяҗның кимүенә китерәчәк дөнья икътисады рецессиясе курку тудыра. Бу факторлар җыелмасы экспорт кеременең кимүенә китерергә тиеш, шул ук вакытта, импорт торгызылган саен аңа ихтыяҗ акрынлап артачак», – диде ул.
«2023 елга доллар курсы буенча безнең фараз –
65-73 сум диапазонында»
2023 елның беренче кварталында доллар 73 сумга җитәргә мөмкин, дип саный «Финам» финанс төркеме аналитигы Андрей Маслов.
«2023 елның I кварталында USD/RUB пары 68-72 сум тирәсе булачак, дип фаразлана. Әмма 2023 ел дәвамында без рубль курсы тотрыкланыр һәм ныгый барыр, дип көтәбез, чөнки, вакыт үткән саен, Россиядән нефть чыгару нормальләшәчәк, ә нефтькә бәяләр бераз күтәреләчәк. Шуңа күрә безнең фараз: 2023 елга доллар курсы буенча сәүдә 65-73 сум диапазонында», – ди ул.
Эксперт ассызыклаганча, доллар һәм евро саклау өчен барыбер өстенлекле валюта булып калачак.
«Доллар – саклаучы валюта, бик тә югары ликвидлы, дөньядагы төп резерв валюта. Евро Украинадагы конфликттан җитди зыян күрде, ләкин Европа үзәк банкының акча-кредит сәясәтен катгыйландыру тенденциясен исәпкә алганда, евроның шул ук долларга карата торгызылачагын көтәргә мөмкин. Ни әйтсәң дә, макталган юаньга акча салу куркыныч, Кытай валютасының ликвидлыгы массакүләм кулланыш өчен бик түбән. Ә дус илләрнең башка валютасы бөтенләй дә ликвидлы түгел, һәм әгәр җыйган акчаларыгызны ашыгыч рәвештә кәгазь акча белән алырга теләсәгез, сез алар белән берни дә эшли алмаячаксыз», – дип саный аналитик.
Шул ук вакытта, эксперт фикеренчә, Гонконг доллары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дирхамы Америка валютасына яхшы альтернатива булып тора, чөнки алар долларга «бәйләнгән».
«Курс 2021-2022 еллар дәрәҗәсенә кайта»
«Татар-информ»ның берьюлы 2 эксперты да, киләсе елда доллар курсы 2020-2021 еллар дәрәҗәсенә кайтачак, дип билгеләп үтте.
«Күп нәрсә геосәяси процессларга, глобаль уенчыларның бер-берсенә карата мөнәсәбәте, нинди санкцияләр кертеләчәгенә бәйле булачак. Ләкин бернинди дә гадәттән тыш хәл килеп чыкмаса, доллар курсы 2023 ел башына якынча 70-75 сум тирәсендә стабильләшәчәк. Ул экспорт, импорт, капитал кертү һәм чыгару күләмнәренә туры килү ягыннан икътисади яктан нигезләнгән, ә икенче яктан – бюджет кулланучылары һәм җитештерүчеләре өчен уңайлы дәрәҗәдә», – дип билгеләп үтте КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты доценты, профессор Игорь Кох.
Ул 2022 елда доллар курсының 120 сумга кадәр күтәрелүен, ә аннары 60 сумга кадәр төшүен искәртте. «Тегесе дә, монысы да икътисад өчен уңайлы түгел», – дип бәяли ул.
«Валюта курслары 2020 һәм 2021 елларда булган тигез дәрәҗәдәге кыйммәтләренә кире кайта. Минемчә, рубль белән гадәттән тыш бернәрсә дә килеп чыкмас, барысы да көтелгәнчә», – ди сайт ясау һәм идарә итү системасы (CMS) компанияләр төркеме аналитигы Станислав Бовт.
2023 елда акчаны нинди валютада сакларга?
«Инвестиция кораллары турында сөйлибез икән, традицион булмаган валюталарны кулланырга мөмкин. Мәсәлән, шул ук Кытай акчасы – юань. Ул рубльгә карата доллар һәм евро кебек үк тотрыклыкка ия. Әмма аның геосәяси хәвеф-хәтәрләрдән бәйлелеге әзрәк. Яңа чикләүләр аркасында доллар һәм евро белән теләсә нәрсә булырга мөмкин. Юань бу очракта төрле хәвеф-хәтәрдән ныграк якланган», – ди Кох.
Аның сүзләренә караганда, гарәп дирхамы, Гонконг доллары һәм Швейцария франклары шулай ук популяр.
«Әгәр теләк бар икән, акчаны Россия өчен гадәти булмаган валюталарда – беренче чиратта, юаньда сакларга мөмкин. Башка валюталар, шул ук дирхам, Россия территориясендә сирәк кулланыла. Аларны сату яки сатып алу белән проблема килеп чыгарга мөмкин. Бөтен банк та валюта сату яки сатып алуны тәкъдим итми», – дип аңлатты Кох.
Эльвира Зәйнулина