Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Доллар бәясе тагын төшә: белгеч фаразлары белән уртаклашты

news_top_970_100
Доллар бәясе тагын төшә: белгеч фаразлары белән уртаклашты
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Бүген, 15 ноябрьдә, доллар курсы июль ахырыннан бирле беренче тапкыр 90 сумнан түбән төште. Америка валютасының Россия валютасына карата бәясе төшү дәвам итәчәк, дип белдергән Дәүләт идарә университетының икътисади сәясәт һәм икътисади үлчәүләр кафедрасы доценты Максим Чирков.

Эксперт билгеләп үткәнчә, сәүдә мәгълүматлары дөньяның әйдәп баручы валюталары – доллар һәм еврога карата рубльнең ныгуын күрсәтә. Аның фикеренчә, рубль гомумән бик түбән бәяләнгән.

«Россия рубле ныгуын дәвам итә ала, чөнки дәүләт, әйтик, Россия рубленә каршы «уйнаган» спекулянтларга каршы җитди чаралар күрде», – дип аңлатма бирде Чирков.

Сүз югары экспорт табышы булган компанияләр өчен валюта керемен мәҗбүри сатуны кертү, шулай ук төп ставканы 15% ка кадәр арттыру турында бара. Акча кыйммәтләнде, дип билгеләп үтте доцент, һәм, нәтиҗәдә, рубль тотрыклыланды.

Эксперт билгеләп үткәнчә, доллар курсы буенча фаразлар ясау авыр, әмма Америка валютасының бәясе бүгенге билгеләрдән тагын да түбәнрәк төшәчәк.

«Минем уйлавымча, 1 доллар якынча 80 сум булырга мөмкин», – дигән ул һәм бераз вакыт кирәк булачагын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100