news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Долина эше ни өчен гаделлек символына әйләнде: Югары суд фатир бәхәсенә нокта куйды

Соңгы атналарда җәмәгатьчелекнең игътибары танылган җырчы Лариса Долинага карата ачылган шау-шулы суд эшенә юнәлтелгән иде. Эш РФ Югары судына кадәр барып җитте. Югары инстанция нинди карар кабул итте, һәм Долина эше Россия суд системасын ничек үзгәртәчәк?

news_top
Долина эше ни өчен гаделлек символына әйләнде: Югары суд фатир бәхәсенә нокта куйды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Иң зур резонанс китереп чыгарган суд утырышы

Күптән түгел РФ Югары судында Лариса Долина эшенә нокта куелды. Суд утырышы бөтен Россия күчемсез милек һәм тотылган автомобильләр базары һәм гомумән зур суммадагы барлык сату-алу килешүләре өчен хәлиткеч булды.

Соңгы елларда мондый эшләр буенча суд практикасы куандырырлык хәлдә түгел. Әлеге очракка охшаган бәхәсләр саны бихисап, ләкин аларның бик азы гына гаделлек җиңү белән тәмамлана. Җәмгыятьнең Россия суд системасына карата ышанычын какшатмас өчен, проблема кичекмәстән хәл итүне таләп итә иде.

РФ Югары судының ачык процессы җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Лариса Долина эше буенча суд утырышы трансляциясе беренче сәгатьтә үк 120 меңнән артык карау җыйды. Утырыш башланганнан соң 2 сәгать узгач, караулар саны 355 меңнән артты. Россия суд системасының моңарчы суд утырышларыннан трансляцияләрнең мондый күрсәткечләр җыйганын күргәне булмаган.

Моннан тыш, Долина эше интернетта зур иҗтимагый резонанс китереп чыгарып кына калмады, бу хакта урамнарда, гаиләләрдә, дуслар һәм танышлар арасында, Дәүләт Думасы утырышларында һәм телевизор экраннарында да бәхәсләштеләр.

2024 елда Лариса Долина, мошенникларга алданып, 300 миллион сумнан артык акчасын югалткан.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Эшнең фабуласы

Долина эшенең нәрсәдән гыйбарәт булуын кыскача искә төшереп китик.

2024 елда Лариса Долина, мошенникларга алданып, 300 миллион сумнан артык акчасын югалткан. Җырчы акчаларын аферистлар кушкан «куркынычсыз счетларга» күчергән һәм сумманың бер өлешен мошенникларның курьерларына тапшырган. Аларның йогынтысында артист Хамовникидагы элиталы торак комплексындагы 200 квадрат метрлы фатирын Полина Лурье исемле сатып алучыга саткан. Хатын-кыз фатир өчен 112 миллион сум акча түләгән.

Күчемсез милкен югалтканнан соң, 2025 елның язында җырчы Хамовники район судына мөрәҗәгать иткән. Долина фатирын сату турындагы килешүне дөрес түгел дип тануны сораган. Суд җырчыны яклаган һәм Полина Лурьеның фатирга хокукларын гамәлдән чыгарган. Сатып алучыга фатир өчен түләгән акчалары кайтарылмаган. Суд Лурьега җырчыны алдаган мошенниклардан акчаларын кайтаруны таләп итә алуын әйткән.

Киләсе суд инстанцияләре – Мәскәү шәһәр суды һәм икенче кассация суды – бу карарны законлы дип таныган. Шуннан соң сатып алучы РФ Югары судына мөрәҗәгать иткән.

Суд утырышы ничек узды

РФ Югары судында эшне 16 декабрьдә 15:00 сәгатьтә карадылар.

Башта Долина Лурьега үзара килешергә тәкъдим иткән иде. Беренче каналдагы популяр ток-шоу эфирында җырчы барлык сумманы өлешләп кайтарачагы турында белдерде. Икенче як мондый тәкъдимгә риза булмады. Сәбәбе – Долинаның фатиры урнашкан йортта шундый ук мәйданлы торакның бәяләре арткан. 2024 елда килешү 112 миллион сумга төзелгән булса, хәзер андый фатирлар якынча 295 миллион сумга сатыла.

Долина утырышны ябык режимда уздыруны сорады. РФ Югары суды, эшнең югары иҗтимагый резонанс китереп чыгаруын исәпкә алып, баш тартты.

Җырчы үзенең фатиры турындагы утырышта катнашмады. Аның юристы әйтүенчә, артист бу вакытта Мәскәүдәге «Төп Яңа ел концерты»нда чыгыш ясаган. Фатир сатып алучы Полина Лурье исә утырышка килде.

Полина Лурье Долинаны фатирдан чыгаруны таләп итте. Аның адвокаты Светлана Свириденко әйтүенчә, Лурье фатирны инвестиция максатлары белән түгел, ә «гаилә мөнәсәбәтләреннән чыгып», кечкенә балаларын торак белән тәэмин итү өчен сатып алган булган.

Җырчы РФ Югары суды утырышында үзенең вәкиле аша сатып алучыга фатир өчен түләгән акчаларын кайтарырга риза булуын раслады.

Прокуратура Полина Лурьеның таләбе нигезендә Лариса Долинаны фатирыннан чыгаруга каршы булуын белдерде һәм Долинадан Лурьега 112 миллион сум акча түләтүне сорады.

Киңәшмәдән соң РФ Югары суды түбән инстанция судларының 3 карарын гамәлдән чыгарды:

  • Хамовники район судының 2025 елның 28 мартындагы сату-алу килешүен дөрес түгел дип таныган карарын;
  • Мәскәү шәһәр судының 2025 елның 8 сентябрендәге бу карарны үзгәрешсез калдырган карарын;
  • Икенче кассация судының түбән инстанция судларының карарларына шикаятьләрне кире каккан карарын.

Шулай ук РФ Югары суды эшне апелляция инстанциясенә яңадан карауга җибәрде. Суд Долинага, икенче инстанция суды карары кабул ителгәнче, фатирында калырга рөхсәт итте. Моннан тыш, Полина Лурьеның адвокаты сүзләренчә, РФ Югары суды Лурьеның бәхәсле фатирга милек хокукын таныган.

«Фатирны Полина Лурьега калдырырга, якын арада түбән инстанция судына Долинаны фатирдан мәҗбүри чыгару турындагы дәгъваны карарга. Карар кичекмәстән үз көченә керә», – диелә РФ Югары судының рәсми хәбәрендә.

Югары суд карары

РФ Югары суды утырышының төп нәтиҗәсе – гаделлек җиңде.

Моңарчы түбән инстанция судлары Лариса Долинаны яклап, аңа фатирын кайтаргач, илдә «Долина эффекты» дип аталган күренеш тарала башлады. «Долина эффекты» дип яңа ялган схемасын атадылар. Фатир сату турында килешү төзегәннән соң, сатучылар мошенниклар корбаны булуы һәм сатудан кергән акчаларны югалтуы турында хәбәр итә һәм килешүне дөрес түгел дип тануны сорый башлады. Бу практика икенчел торак базарына гына түгел, тотылган машиналар сегментына да кагылды.

Бу фонда җәмәгатьчелек Лариса Долинаны тәнкыйтьләргә кереште. «Җырчы мошенникларга акчаларын үзе биргән бит, нишләп аңа фатирын кайтардылар, ә Лурье бернәрсәсез утырып калды?» – дип аптырашты халык. Җырчы, элемтәләрен кулланып, суд системасына йогынты ясамадымы микән, дигән сүзләр дә тарала башлады. Нәтиҗәдә, Долина эше фатир турындагы бәхәс кенә түгел, ә судның гади кешене якларга әзерме-юкмы икәнлеге турындагы мәсьәләгә әйләнде.

«Бу карар суд системасындагы кимчелекләрне таныды. Югары Суд түбән инстанция судларының хаталарын күрсәтте. Бу – бөтен суд системасы өчен сигнал: уенның кагыйдәләре үзгәрде. Эш, Югары судның «хата ясалган, яңадан карагыз» дигән директивасы белән, яңадан апелляциягә җибәрелде. Бу шул ук схема буенча ябылган калган 3 мең эшнең куркыныч астында булуын аңлата. Җәмгыять медиа аша басым ясау нәтиҗәсендә, система төзәлә башлады. Югары суд халыкның тавышын ишетә, бу – иң мөһиме», – дип шәрехләгән утырыш нәтиҗәләрен медиатехнолог Рамил Харисов.

Бүген бөтен ил РФ Югары судын алкышлый. Бу – иҗтимагый бердәмлек җиңүгә китергән уникаль очрак. Әлеге эш буенча кабул ителгән карарны чын мәгънәсендә Россия гражданлык җәмгыятенең җиңүе дип санарга була.

Чыганак: Альберт Бикбов, «Татар-информ»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар