Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Документсыз орлык сатып алу нинди авыруларны үрчетергә мөмкин?

Сорауга Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар күзәтчелек буенча бүлек җитәкчесе Альберт Кадыйров җавап бирә:

news_top_970_100
Документсыз орлык сатып алу нинди авыруларны үрчетергә мөмкин?

- Документы булмаган орлык сатып алганда, бакчачылар белмәгән сорт алудан тыш, бакчасына карантин үсемлек яки авырулар кертергә мөмкин. Болар: җиләк-җимеш агачларының бактерияле пешүе, калифорнийская щитовка, алтынсу нематода, төрле җимешашар кортлар.

Әйтик, җиләк-җимеш агачларының бактерияле пешү авыруы белән бер генә чир дә ярыша алмый. Бер куакта авыру булса, башка агач-куаклар да зыян күреп, һәлак була. Ул ботаклардан башланып, кәүсә аркылы тамырга төшә. Беренче чиратта, агачның бөре һәм чәчәкләре үлә. Зарарланган үсемлекне яндырырга кирәк. Шулай ук 10 метр радиуста булган барлык җиләк-җимеш агачларын юк итү сорала.

Россиядә бактериаль пешү авыруы Калининград, Самара, Саратов, Воронеж, Тамбов, Липецк, Белгород өлкәләре һәм Карачай-Черкесск республикасында теркәлгән.

Идарәгә әлеге төр авыруга шикләнгән бакчачылар мөрәҗәгать итә тора. Белгечләр урыннарга чыгып тикшерүләр үткәрә. Бәхеткә, республикада әлеге төр авыру табылганы юк. Алга таба да җиләк-җимеш агач-куакларын махсуслашкан кибетләрдән һәм документын карап кына алырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100