Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Документларын алыштырып, әтисенә кияүгә чыккан: суд гамәлдән чыгарган никахлар

ЗАГС хезмәткәрләре өйләнешергә яки аерылышырга теләгән һәр парны база буенча тикшерергә бурычлы түгел.

news_top_970_100
Документларын алыштырып, әтисенә кияүгә чыккан: суд гамәлдән чыгарган никахлар
Фото: ulpravda.ru

Россия суд органнарында эшләүчеләргә әллә нинди гаилә тарихлары белән очрашырга, бик күп серләр ачарга туры килә.

Якын туганнар арасындагы никах, акылга сай кешеләр белән яки яшәү өчен рөхсәт алу хакына өйләнешүчеләр... РФ Югары суды өйләнешүләрне гамәлдән чыгару турында суд практикасында булган хәлләргә күзәтү ясады. Әгәр ире башка илдә кабат өйләнсә, элекке ир белән хатын мирасны ничек бүлә? Үз кызыңа өйләнергә ярыймы? Дүрт Россия гаиләсе тарихын MSK1.RU га сылтама белән 63.ru бәян итә.

Инцест очрагы (якын туганнар арасында җенси якынлык)

Самара, 2018 ел. ЗАГСта ир белән хатынны гаилә буларак теркиләр. Хатынның иреннән 23 яшькә кечерәк булуына беркем дә аптырамый. Ни генә әйтсәң дә, мәхәббәт яшькә карамый бит. Ләкин өйләнешүчеләрнең әтиле-кызлы булуы ачыклана. Ничек шулай килеп чыккан соң? ЗАГСта фамилияләре һәм исемнәре туры килүләргә нишләп игътибар итмәгәннәр?

Игътибар итмәгәннәр шул, чөнки «хәйләкәр» кыз, алдан ук чарасын күреп, аларны алыштырган. Һәркем үз исем-фамилиясен үзгәртә ала, күпме кирәк – шуның кадәр. Һәм шул хакта шәһадәтнамә белән яңа паспорт ала. Яңа паспортта исә элекке мәгълүматларның берсе дә калмый. Фамилия яки әтиең исемен 18 яшьтән яки, ата-ана рөхсәте белән, 14 яшьтән алырга мөмкин. ЗАГС аны гариза нигезендә 1 ай эчендә тормышка ашыра. Исем үзгәртү турындагы мәгълүматлар ЗАГС реестрына кертелә.

Юрист Юлия Федотова:

«Ләкин ЗАГС хезмәткәрләре өйләнешергә яки аерылышырга теләгән һәр парны, яки үлү турында таныклык алырга килүчеләрне база буенча тикшерергә бурычлы түгел». 

Самара суды прокуроры гаризасы нигезендә бу никах гамәлдән чыгарыла. Ә менә бу пар хакында мәгълүматларның ничек, каян билгеле булуы турында прокуратура хезмәткәрләре дәшми калуны хуп күрә.

РФ Гаилә кодексы якын туганнар – әти-әни, балалар, бертуганнар белән өйләнешүне тыя. Ә менә туганнан туганнар, әти яки әниеңнең апасы я абыйсы белән гаилә кору законга каршы килми. Кан буталыш килеп чыкса да, монысы инде – һәр гаиләнең үз эше.

 Аңсыз хәлдә корылган гаиләләр

Юк, йөзе белән салатка капланып, исереп йоклаучы һәм ЗАГСта аягында басып тора алмас хәлдә имза куйган ир турында түгел бу тарих. Психик яктан сау булмаган, алкоголик яки наркоман, ягъни өйләнешкәндә үзенең ни эшләгәнен белмәүчеләр турында бара сүз. Аерылышучылар турындагы статистикага күз төшерсәк, андыйларның бик күп икәне аңлашыла.

Закон суд тарафыннан «карар кабул итәргә яраксыз» дип табылган затлар белән никахлашуны тыя.

Юрист Юлия Федотова:

«Әмма кешене «карар кабул итәргә сәләтсез» дип тану – катлаулы процедура, бар кеше дә аңа бармый».

Еш кына кеше үз фатирында тыныч кына акылдан яза. Беркем аның бернинди гражданлык хокукларын, шул исәптән, өйләнешү хокукын да чикләми.

Мондый очракта, юридик яктан акылы сау саналса да, никахлашучының ризалыкны үз теләге белән бирмәвен нигез итеп алып, никах «яраксыз» дип табылырга мөмкин.

Мондый мөрәҗәгать белән, гадәттә, «акылдан язган әти-әниләре» өчен борчылып, балалары килә. Янәсе, «Коткарыгыз, әнинең башы киткән, үзенә яшь жиголо тапкан!»

Фото: © Юрий Орлов / Городские порталы

Дөресен генә әйткәндә, «жиголо» белән мөнәсәбәткә керү өйләнешүнең дөрес түгеллегенә дәлил була алмый. Суд әнинең халәтен тикшерергә, аңа психолог-психиатр экспертизасы билгеләргә һәм наркодиспансер яки психиатрия хастаханәсендә исәптә тору-тормавын тикшерергә тиеш. Әгәр бу дәлилләрнең берсе дә юк икән, 80 яшьлек әби белән 18 яшьлек егетнең гаилә кору ниятләренә закон тарафыннан каршылык юк. Прохор Шаляпин тыныч була ала.

Мирас бүлешкәндә «дөрес түгел» дип табылган гаиләләр

Кыз баланың күптән күрешмәгән-аралашмаган әтисе үлә. Аралашмаулары сәбәбе нидә икәнен әйтү кыен, әтисенең – яңа гаиләсе, башка хатыны, бу яңа гаиләдә чит илдә, төгәлрәк әйтсәк, Германиядә туган балалары... Әлбәттә, бу кыз да мираска дәгъва кыла һәм законлы рәвештә үз өлешен ала – балалар элекке була алмый.

Ләкин шулчак мирас бүлешүгә бу ирнең беренче хатыны да килеп кушыла: иренең Германиядәге гаиләсен ул «фиктив» дип тануларын таләп итә. Германиядә гаилә корганда, бу ир Россиядәге хатыны белән әле аерылышмаган була, димәк, хәзер ирнең бөтен байлыгы икенче хатынга түгел, ә беренчесенә тиеш килеп чыга.

 

Фото: © Юрий Орлов / Городские порталы

Суд, һич каршылыксыз, ирнең Россиядәге хатыны ягына баса – читтәме син, әллә үз илеңдәме, гаиләле кеше яңа гаилә кора алмый! Нәтиҗәдә, беренче хатыны ирнең мирасы өчен чиратта беренче хокуклы кешегә әйләнә. Димәк, зур гына мираска да өмет баглый ала.

 Фиктив никах

Типик күренеш: чит ил кешесе Россия паспорты булган кызга өйләнә. Акча түләп һәм киләчәктә бергә яшәү нияте булмаган килеш – РФ гражданлыгын гадирәк юл белән алу максатыннан.

 

Фото: © Полина Авдошина / Городские порталы

Прокурор дәгъвасы белән, суд шундый бер парның никахын гамәлдән чыгара. Ләкин шунысы бар, никахның фиктив икәнлеген ни рәвешле дәлилләгәннәрдер? Бәхетле «пар»ны төрле сурәттә төшергән бер кочак фото ясатуның бер кыенлыгы да юк: судка шуларны күрсәттең, кешеләр каршында җитәкләшеп йөреп кайттың, дусларыңны иреңнең нинди яхшы дус, тәрбияле ир икәнен сөйләргә өйрәттең – тагын ни кирәк?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100