Доганы ничек дөрес укырга?
"Саумысыз, мөхтәрәм кардәшләр! Догаларны, сүрәләрне без – гарәпчә укый белмәүчеләр өчен төрлечә язалар, пауза кайчан, тын алып, басым ясап өйрәнергә соң? Аудио-язмаларда да төрлечә укыйлар: кайчак аңлап та, ияреп тә булмый. Белгән муллалар да һәрберсе үзенчә укый. Татарча өйрәтүегезне дәвам итеп, укыгандагы хаталарны кичер Раббым дигәнне ишеткәнем бар, язуда очратмыйм, бәлки, ярдәм итәрсез. Тагын бер сорау- гарәп телендә "Х" хәрефе юк диләр, ә язганда язалар . "Һ"га алыштырсаң дөрес буламы? Йомшак та, матур да ишетелә."Ихлас"сүрәсендә"....аһад(е)...самад(е)...йүләд(е) "Е-ларәйтеләме? Рәхмәт".
Коръән сүрәсе татарча хәрефләр белән транскрипциядә бирелгәндә, без һәрчак искәртәбез: һәр аваз дөрес әйтелсен, ялгышлар булмасын өчен аны гарәпчә текстан уку шарт. Гарәпчә кайбер хәрефләрнең татарча яңгырашы юк. Шуңа да кайвакыт төрлечә языла. Гарәп теленең һәр телдәге кебек үз кагыйдәләре, нечкә әйтелешле, калын әйтелешле авазлары бар. Мәсәлән: тамак гырылдысы белән әйтелә торган “г”, “х” хәрефләрен бик теләсәң дә язма хәрефләр белән аңлатып булмый. Шуңа да иң дөресе - гарәп телен өйрәнергә тырышу булыр.
Бу сорауны гарәп теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Фәрит Гәрәевка дә бирдек:
“Доганы һәркем үзенчә укый, үзе аңлаганча һәм үзе теләгән телдә, чөнки догада иң мөһиме - ихласлык. Дога – ул Аллаһы Тәгаләдән сорау, ялвару. Аны гарәпчә уку мәҗбүри түгел, аңлап, ихлас сорау шарт.
Ә инде Коръән сүрәләре – алар гарәпчә укыла. Укучыбыз соравына кайтсак: х хәрефен һ гә алмаштыруга мин каршы. Әхәдне әһәд дип язу дөрес түгел, һ нең фарсы һәм гарәп телләреннән килгән башка аваз традицияләре бар. "Ихлас"сүрәсендә һәр аят соңында (....әхәд(э)...самад(э)...йүләд(э) “э” авазы өстәп әйтү кирәк – бу “калькакалә” кагыйдәсенә карый.
Кайвакыт "мин инде олы яшьтә, тел өйрәнү авыр, сүрәләрне транскрипциядән өйрәнәм" диючеләр очрый. Гел өйрәнмәгәнгә караганда, ничек өйрәнсәң дә барыбер яхшырак. Шәхсән үзем Коръән сүрәләрен транскрипциядән өйрәнүгә тискәре карыйм. Чөнки гарәп хәрефләрендә дә Аллаһының рәхмәте бар, шунсыз дөрес уку мөмкин түгел”.