«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында догалар кабул ителә торган очраклар турында язылган:
Аллаһка дога кылучының йөрәге Аңа гына юнәлгән булса һәм дога кабул була торган вакытның берсенә туры килсә, Аллаһның хикмәте белән, бу дога җавапсыз калмас.
- төннең соңгы 1/3 өлеше;
- азан вакытында;
- азан белән камәт аралыгында;
- фарыз намазлардан соң;
- имам мөнбәргә менеп, җомга хөтбәсен тәмамлаганчы;
- җомганың соңгы сәгатендә (икенде намазыннан соң) кылынган дога;
- яңгыр яуганда;
- Коръән укыганнан соң;
- сәҗдәдә вакытта кылынган дога;
- Рамазан аенда.