news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе

news_top
Догалар кабул булмауның 10 сәбәбе
Фото: © «Татар-информ»

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә догалар кабул булмауның 10 сәбәбен аңлатты.

Бервакыт Ибраһим ибне Әдһәм исемле хикмәт иясе янына килгән кешеләр: «Йә шәех! Нигәдер безнең догаларыбыз кабул булмый...» – дип зарланып ала.

Шунда ул аларга: «Догаларыгыз кабул түгел, чөнки сезнең йөрәкләрегез каткан», – дип җавап бирә.

«Ә ни өчен йөрәкләребез каткан?» – дигән сорау бирелгәч исә, ул бу кешеләргә болай ди:

«Йөрәкләрегез 10 сәбәп аркасында «үле» хәленә җитеп каткан.

  1. Сез «Аллаһка ышанабыз» дип әйтәсез, ләкин Аңа итагать итмисез, Аның хакын хакламыйча, үз хакларыгызны гына хаклыйсыз.
  2. Сез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм турында беләсез, аны Аллаһның ахыргы илчесе буларак таныйсыз, ләкин сөннәтен үтәмисез, ягъни аның эш-гамәлләрен үрнәк итеп алмыйсыз.
  3. Сез Коръәнне Аллаһның соңгы изге китабы булуын беләсез, ләкин аның хөкемнәрен өйрәнеп, алар буенча яшәргә тырышмыйсыз.
  4. Сез Җәннәт турында, ягъни мәңгелек ахирәт тормышында Аллаһы Тәгалә мөэминнәр өчен әзерләгән рәхәтлек урыны турында беләсез, ләкин аңа омтылмыйсыз.
  5. Сез Җәһәннәм турында, ягъни мәңгелек ахирәт тормышында Аллаһы Тәгалә әзерләгән газап урыны турында беләсез, ләкин анда илтүче гамәлләрне һаман эшлисез.
  6. Сез төп дошманыгыз шайтанның сезгә фәкать начарлык теләгәнен, сезгә зарар гына китергәнен беләсез, ләкин аңа каршы көрәшмичә, аның белән ризалашасыз.
  7. Йокыдан торуга сез башкаларның кимчелекләрен барлый башлыйсыз, ә үз кимчелекләрегезне күрмисез, алардан арынырга тырышмыйсыз.
  8. Сез Аллаһы Тәгаләнең су, ризык, һава, сәламәтлек һәм башка бик күп, бик күп нигъмәтләрен файдаланасыз, әмма шулар өчен Аңа рәхмәтегезне белдермисез, шөкер итмисез.
  9. Сез үлем хак булуына ышанасыз, ләкин намаз, ураза һәм башка гыйбадәт төрләре ярдәмендә аңа әзерләнмисез.
  10. Сез вафат булганнарны ахирәткә озатасыз, ләкин моннан гыйбрәт алмыйсыз...

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар