news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дога укыганда авыз ачылу, иснәү нәрсә аңлата?

news_top
Дога укыганда авыз ачылу, иснәү нәрсә аңлата?
Владимир Васильев, архив

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дога укыган чакта авыз ачылса, иснәтә башласа нишләргә икәнен аңлатты. Бу турыда ул Ютуб каналында сөйләде.

«Җәмәгать, «күз тию» дигән әйбер бар. Матур әйбер күрсәгез, «Сөбханаллаһ» дияргә кирәк. Сезнең бизнес, сезнең эшегез, сезнең балаларыгыз – Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә рәхиме белән. «Ах, карале, мин ниндие супербизнес ясадым», – дисәгез, туктап калуыгыз бар, үсеш булмый, берни булмый. «О, улым, син йөри башладың», – дисәң, бала елый, авырый.  Без, иң якын кешеләр дә, күз тидерә алабыз. Шуңа күрә матур әйбер күргәндә, «Сөбханаллаһ», «Тәбәрәкаллаһ» дияргә кирәк. Шулай итсәң, күз тими.

Дога укыганда авыз ачылса, бу – күз тигән дигән сүз. Мәчеткә килеп, укытырга кирәк», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар