Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дога кылып утыручы хатынга ире пычак белән ташланган

news_top_970_100
Дога кылып утыручы хатынга ире пычак белән ташланган
https://pixabay.com/

Һиндстанда бер ир хатынын пычак белән кискәләгән. Хатын иренә сәламәтлек, бәхетле тормыш теләп дога кылган чакта, ир ярсый башлаган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Мони Гупта исемле хатын һәм аның ире Маноджа өйдә үзләре генә була, балалары мәктәпкә китә. Хатын сөйгәне өчен матур теләкләр теләп дога кыла башлый. Ләкин ир ярсый, пычак ала һәм 10 тапкыр хатынга кадый.

Хатын кычкыра, бу тавышны күршеләре ишетеп ала һәм ярдәмгә киләләр. Ир исә куркып качып китә. Канга баткан хатын авыр хәлдә була, аны хастаханәгә илтәләр.

Туганнары сүзләренчә, ир белән хатын 22 ел бергә яши. Ире тиран була, хатынын гел кимсетеп тора. Фаҗига булырга 3 көн калгач, хатын полициягә мөрәҗәгать итә, ире кыйнаудан зарлана. Ләкин хокук саклаучылар хатынны яклап берни дә эшләми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100