Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дога белмәсәң, мәчеткә керергә ярыймы?

news_top_970_100
Дога белмәсәң, мәчеткә керергә ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Казанның «Гаилә» мәчете имма-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында мәчеткә керү әдәбе турында аңлатты.

«Мәчеткә кергәндә, кешеләрнең ниндидер дога укый-укый керүен ишеттем. Нәрсә укыйсыз, дип сорарга оялдым. Мин – мәчеткә болай да сирәк йөри торган кеше. Надан булып күренәсе килмәде. Мәчеткә кергәндә дә нидер укырга кирәкмени? Болай гына керергә ярамыймы?» – дигән сорау юллаганнар аңа.

Бу – фарыз гамәл түгел. Шулай да берничә сөннәт гамәл бар:

  • Мәчеткә кергәндә, уң аяктан керү һәм сул аяктан чыгу;
  • Мәчеткә кергәндә, түбәндәге доганы уку: اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِى أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ وَانْشُرْ عَلَىَّ خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ Аллааһүммә-фтәх лии әб-үәәбә рәхмәтикә вән-шур галәййә хәзәә’инә рәхмәтик «Я, Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач».
  • Мәчеттән чыкканда түбәндәге доганы уку: اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ Аллааһүммә иннии әс’әлүкә мин фәдъликәл-газыыйм «Я, Аллаһым! Синең фадиләтеңне, рәхмәтеңне, изгелегеңне, яхшылыгыңны сорыйм».

Әлеге догаларны уку – сөннәт. Ягъни аларны укысаң, саваплы буласың, укымасаң – гөнаһ булмаячак. Тик дога – зур гыйбадәт булганлыктан, Аллаһы Тәгалә безнең догада булганыбызны күреп сөенә. Әкрен-әкренләп әлеге догаларны ятларга тырышыйк.

Ләкин, бу догаларны белмим, дип кенә мәчеткә кермичә йөрмәгез. Аллаһы йортының ишекләре һәрчак һәркем өчен ачык. Бер хәдистә болай диелгән: әгәр мөселман, тәһарәт алып, мәчеткә чыгып китсә, аның сәфәре тамамланганчы һәр адымы саен савап өстәлеп барыр, дип җавап биргән хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100