Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ДНР һәм ЛНРда яшәүче миллионга якын кеше Россия гражданлыгы алган

Донбасстан Россиягә 40 мең тирәсе качак килгән.

news_top_970_100
ДНР һәм ЛНРда яшәүче миллионга якын кеше Россия гражданлыгы алган

Ростой өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Виктор Водолацкий Донбасста яшәүче 770 кешегә Россия гражданлыгы бирелгәнен әйтте. Танылмаган ЛНР һәм ДНР территориясендә яшәүче барлыгы 950 мең кеше шундый теләк белдергән, 770 кеше паспорт алган, 170 мең кеше рәсмиләштерү стадиясендә.

ЛНР-ДНР җитәкчеләре хәлнең катлаулы булуын, сугыш куркынычын әйткәч, Россиягә Донбасстан качаклар килә башлады. РИА Новостига МЧС җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Чуприян әйтүенчә, качаклар саны 40 меңгә җиткән. Алар башлыча Ростов өлкәсенә урнаштырылган. Россиядәге 26 төбәк эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итәргә әзер булуын әйтте. Алар арасында Татарстан да бар.

Качаклар Ростов өлкәсеннән шул төбәкләргә күчерелә. Бүген төнлә 2 мең кеше Воронеж һәм Курск өлкәләренә китерелгән. Качакларга бер тапкыр 10 мең сум акча бирелә.

Бөекбритания премьер-министры Борис Джонсон, Украина белән сугыш килеп чыккан очракта, моның 1945 елдан соң иң зур сугыш булачагын әйтте. Джонсон моңа кадәр Көнбатыш лидерлары әйткән фикерне кабатлады. Аның фикеренчә, Россиянең Украинага бәреп керү "күренешләре" бар. Ул, разведка мәгълүматларына таянып, Россия гаскәрләре Киевны камап алырга тели, дип белдерә. Көнбатыш лидерлары Россия Украинага 16 февральдә бәреп керәчәк дип көнен дә атаган иде.

Украина президентв Владимир Зеленский Владимир Путин белән очрашырга тәкъ

дим итте. "Мин Россия президентының ни теләгәнен белмим, шуңа очрашырга тәкъдим итәм", - диде ул.

Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск тирәсендә вәзгыять катлаулана дип белдергән иде. Суныг хәрәкәтләре башланмаса да, Донбасста гына түгел, якын тирәдәге төбәкләрдә дә тыныч түгел. Кичә Ростов өлкәсендә ике снаряд шартлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100