Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Арышыңны урыйм, кызлы әти булдың» – популяр блогерның кызы туган

news_top_970_100
«Арышыңны урыйм, кызлы әти булдың» – популяр блогерның кызы туган
Социаль челтәрләр

«Дневник Татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов икенче тапкыр әти булган. Тормыш иптәше, шулай ук популяр блогер Гүзәл аңа Ясминә исемле кыз бүләк иткән. Сабый бу дөньяга бүген иртәнге сәгать 2дә аваз салган. Сабыйның буе – 50 см, авырлыгы – 3284 кг.

Гыйльметдиновлар гаиләсе сөенечле яңалыкны язылучыларына да җиткерә.

«Бу искиткеч дөньяга рәхим ит, кызыбыз», – дип язган алар икесе дә үзләренең сәхифәләрендә.

«Яңа кешенең тууы белән сезне. Бәхетле, озын гомерле сабый булсын. Әти-әнисенең пар канаты астында гомер кичерергә язсын. Кечкенә патшабикә», «Котлыйбыз. Балаларыгыз үзегез кебек үк иҗади шәхесләр булып үссеннәр», «Чын күңелдән котлауларны кабул итегез. Малай, сезнең белән бергәләп 9 ай буе көттек бит, ә», – дип язып калдырган аларга «подписчиклары» бәби тууны хәбәр иткән пост янәшәсендә.

«Арышыңны урыйм, кызлы әти булдың бит», – дип, Рәмис үзе гел кабатлый торган кызык сүз белән дә тәбрик иткәннәр әти кешене.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100