«Дневник татарина» юмористик сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов «Күңел» радиосына эшкә урнашкан. Ул радиода «Тор, тор, тор шоу» дигән яңа иртәнге программаны алып барачак. Бу хакта блогер сторисларында хәбәр итә.
Тапшыруның исеме Рәмиснең шаян ролигыннан алынган. Ул авылда иртәнге алтыда ничек уятканнарын уйнап күрсәткән иде.