Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Песков: Яңа ел алдыннан Россия белән Украина арасында килешү төзү планлаштырылмый

news_top_970_100
Дмитрий Песков: Яңа ел алдыннан Россия белән Украина арасында килешү төзү планлаштырылмый
"Татар-информ" архивы

Россия белән Украина арасында Яңа ел алды килешүләре төзү планлаштырылмый. Бу турыда Мәскәү Кремленең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әйтте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, Киев хакимияте Мәскәүгә мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать итмәгән. Моңа кадәр АКШ шундый килешү турында фаразлаган булган.

«Юк, бер тәкъдим дә булмады. Бу тема көн кадагында тормый», – дигән Песков. Бу турыда ул «Киев хакимияте килешү турында тәкъдим иттеме» дигән сорауга җавап итеп әйткән. РИА Новости шул хакта яза.

Искә төшерәбез, моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия белән Украина кышкы чорга килешү төзеп торырга мөмкин, чөнки бу – ике якның максатларына да туры килә. Аерым алганда, «Лента.ру» бу турыда элеккеге дипломат һәм Американың католик университеты профессоры Майкл Киммейджга сылтама белән язган.

Россия экспертлары сүзләренчә, мондый «пауза»ның мәгънәсе юк, чөнки ул Киевка махсус операция зонасында гамәлләргә яхшырак әзерләнү өчен мөмкинлек бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Кичә Дмитрий Песков: «Гаскәрләрне Украинадан ел азагына кадәр чыгару турында сүз булырга мөмкин түгел», – дип әйткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100