Россия Президенты Владимир Путин туган көнен – 7 октябрьне – гадәттә якыннары белән үткәрергә һәм башка дәүләт башлыклары белән аралашырга тырыша. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә сөйләде. Әңгәмә Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында яздырылган.
«Әлбәттә, барлык кешеләр кебек үк, ул да туган көнен якыннары, танышлары белән бәйрәм итә. Әмма еш кына аның өчен бу – «хезмәт бәйрәме» булып чыга, ягъни ул әлеге көнне үзенең коллегалары, башка дәүләт башлыклары белән аралашу өчен куллана. Бу – шулай ук еш була», – дип билгеләп үтте Кремль вәкиле.
Мәсәлән, еш кына 7 октябрь көнне Путинның БДБ илләре җитәкчеләре белән очрашулары үтә. Күп кенә чит ил лидерлары аны телефон аша котлый, диелә бу хәбәрдә.