Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Украина дроннары һөҗүмнәренә карата аңлатма бирде. Украина тарафыннан яңа террорчылык активлыгы янавына Россия юл куймаячагын, махсус хәрби операция дәвам ителәчәген белдерде.
«Киләчәктә мондый террорчылык куркынычын булдырмас өчен, махсус хәрби операция дәвам итәчәк», – диде Песков.