Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Песков: «Безнең демократиягә карата тәнкыйтькә без бүтән түзеп тормаячакбыз»

news_top_970_100
Дмитрий Песков: «Безнең демократиягә карата тәнкыйтькә без бүтән түзеп тормаячакбыз»
"Татар-информ" архивы

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россиядәге демократия иң яхшысы дип белдерде. Бу турыда ул «Знание. Первые» дигән федераль марафонда әйтте.

«Без безнең демократиягә карата тәнкыйтькә һәм, ул дөрес түгел, дигән сүзләргә башка түзеп тормаячакбыз. Безнең демократия – иң яхшысы, һәм без аны алга таба да төзиячәкбез. Без тигез хокуклы, кешечә, үзара файдалы мөнәсәбәтләргә әзер булган барлык илләргә дә ачык булачакбыз. Бу – без ябык ил булырга җыенабыз яки без ябык ил дигән сүз түгел», – дип сөйләде Дмитрий Песков.

«Без сугыш теләмибез, без бернәрсәне дә шартлатырга теләмибез, без кемнеңдер бездә нәрсәнедер шартлатуын теләмибез», – диде Песков.

Дмитрий Песков чыгышыннан төп фикерләр:

Россия демократиясе – иң яхшы демократия;

Атом-төш сугышы – иң соңгы чара, хушлашу чарасы;

Россия ябык ил булырга җыенмый;

Хәрби операциянең масштабы зур булу сәбәпле, махсус операциядәге хәрбиләрне тәэмин итү буенча проблемалар булмый калуы мөмкин түгел;

Россия «халык белән халык» принцибы буенча мөнәсәбәтләргә ачык һәм аны үстерәчәк;

Без азчылык илләрнең, акылларына килеп, яхшы мөнәсәбәтләр теләгән күпчелек илләргә кушылганын көтәчәкбез;

Россиядә бер тапкыр яшәп караганнан соң, анда гел кайтасы килеп тора;

Әрмәнстандагыга караганда, Россиядә әрмәннәр күбрәк яши, һәм алар – россиялеләр, без аларны яратабыз, аларга монда рәхәт;

Серблар – безнең кардәшләр, серблар – каһарман халык. Без, россиялелләр, серблар белән һәрвакыт бергә булачакбыз;

Башы булган кешеләр үз-үзеңне саклау инстинкты дәрәҗәсендә атом-төш сугышыннан куркырга тиеш;

Россиянең яшәешенә нәрсә дә булса янаган очракта гына Россия атом-төш коралы кулланачак;

Без Кишенев хакимияте белән аралашуны «терелтү» яклы;

Бу гаҗәеп Кишинев шәһәрендә, шушы гаҗәеп илдә «русофобия рухы» юкка чыксын иде, тик бу «бацилла» анда үрчи;

Кайбер илләр, Европага йөз тотар өчен, һичшиксез, Россия белән дошман булырга, дип саный, бу – коточкыч хата;

Тарихны һәрвакыт җиңүчеләр яза, шуңа күрә аңа объектив карарга, аны ачыктан-ачык ялгышлардан, бозарга тырышулардан чистартырга кирәк;

Кытай – безнең мәңгелек күрше. Төрекләрнең «якын күршең начар туганыңнан яхшырак» дигән мәкаль бар;

Без хәзер Кытай белән мөнәсәбәтләребез ни рәвешле үсүен бик кадерлибез, бу үзара хөрмәткә нигезләнгән, үзара файдалы хезмәттәшлек;

Хәзер ниләр майтарылганын, шул исәптән махсус хәрби операциядә ниләр булганын белү өчен тарихны, 2014 елда Украинада ниләр булганын белергә кирәк;

Санкцияләр тәэсир итми;

Күп кенә Европа илләрендә зирәк сәясәтчеләр чоры килде;

Без немецларны яратабыз, безнең алар белән катлаулырак тарих, әмма немецлар безгә 2 императрица бүләк иткән – шуның өчен рәхмәт әйтик;

Без сугыш, нәрсәдер шартлатырга теләмибез, әмма бездә дә нәрсәдер шартлатуларын теләмибез;

Россия – гомерлеккә немецларның дусты;

Россиянең киләчәге гади һәм җиңел генә булмаячак;

Безнең барыбызга да дөнья сәясәтендә, дөнья икътисадында һәм дипломатиядә тирән трансформация чоры узарга туры киләчәк;

Бер поляр дөнья, диктатура, колониализм гасыры узып бара – аның урынын күпкә гаделрәк мөнәсәбәтләр гасыры биләп алачак;

Россия бу яңа дөньяның, элеккечә зур, бай, уңышлы һәм чиксез бер өлеше булачак;

Россия бөтен дөнья өчен ачык булачак;

Безнең илебез колачлап бетермәслек, шуңа күрә әле эшлисе дә эшлисе.

Россия Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова чыгышыннан төп фикерләр:

Безнең халык Россиянең иреккә һәм тышкы диктатурадан бәйсезлеккә хокукын, үзенең мәдәни кодын саклап калу өчен бөтен потенциалын эшкә җикте;

Без барысын бергә һәм берьюлы эшләргә мәҗбүр, безне шушындый хәлдә калдырдылар;

Россиядә алда булачак Президент сайлаулары – илнең яңа сәяси тарихында гаять мөһим сәяси вакыйга булачак;

Бездә 90нчы еллар башында «Көнбатыш безне өйрәтәчәк, анда демократия идеалы» дигән иллюзия булып алды;

Көнбатыш хакыйкатькә монополиягә күнеккән;

Россиянең сайлау системасы – бәйсез уникаль иҗтимагый-дәүләт институты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100