news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Медведев, Россия гаскәрләре Киевка барып җитәргә мөмкин, дип фаразлый

news_top
Дмитрий Медведев, Россия гаскәрләре Киевка барып җитәргә мөмкин, дип фаразлый
"Татар-информ" архивы

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, махсус хәрби операция максатларына ирешү өчен Киевка кадәр барып җитү ихтималы да искәрмә түгел, дип әйтте. Бу хакта «Топор Live» Телеграм-каналы яза.

«Кайда туктарга? Мин белмим. Әйткәннәремне исәпкә алып, безгә әле бик күп һәм җитди эшләргә туры киләчәк. Бу – Киев булачакмы? Әйе, бәлки, бу – Киев булырга тиештер. Хәзер булмаса, берникадәр вакыттан соң булачак. Моның 2 сәбәбе бар. Киев – рус шәһәре, һәм аннан Россиянең яшәешенә куркыныч яный. Бу – интернациональ куркыныч. Чөнки, Киев үзенең тамырлары буенча рус шәһәре булса да, аның белән Америка Кушма Штатлары җитәкчелегендә интернациональ бригада идарә итә», – дип сөйләгән Дмитрий Медведев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар