Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дмитрий Губерниев: «Алинә Заһитова миннән курка ахрысы»

news_top_970_100
Дмитрий Губерниев: «Алинә Заһитова миннән курка ахрысы»
"Татар-информ" архивы

Комментатор Дмитрий Губерниев Олимпия чемпионы Алинә Заһитованы тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, Алинәгә сөйләм техникасын һәм эфирда чыгыш ясау осталыгын яхшыртырга кирәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Профессиональ алып баручы булыр өчен Алинәгә күп эшләргә кирәк. Сөйләм техникасы, эфирда чыгыш ясау осталыгы дигән предметлар бар. Аңа бу авырлык белән бирелүе күренә әле. Бәлки тиешле педагоглар ярдәм итмидер. Мин аңа ярдәм тәкъдим иттем, ләкин ул баш тартты. Мәрхүмә Светлана Макарова аңа ярдәм итә алган булыр иде.

Заһитовага омтылыр урын бар, ләкин ул ихтыярлы һәм аны арттыра. Күп эшләргә кирәк, ул бит бозга чыгар алдыннан күп эшләде, монда да шулай ук. Әлегә бу профессия Алинәгә авырлык белән бирелүе күренә. Мин күптән аның белән берәр программа уздырырга әзер, ләкин Заһитова миннән курка ахрысы», – ди Губерниев Metaratings сайтына.

Татарстан кызы Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы, 2019 елның декабреннән бозга чыкмый. Ул хәзер югары белем ала һәм шоуларда катнаша. Пекинда Олимпия уеннарында хәбәрче, «Ледниковый период» тапшыруында алып баручы булып эшләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100