Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диверсантлар Белгород өлкәсенә бәреп керде: бу сәгатькә ниләр билгеле?

news_top_970_100

Россия хәрбиләре Белгород өлкәсенең Яңа Таволжанка авылы янындагы диверсантларга артиллериядән ут ачты. «Дошман таралышып чигенде», – дип яза РИА Новости.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячаслав Гладков Яңа Таволжанкага Украина ягыннан диверсия-күзләү төркеме бәреп керде һәм әсирләр алды, дип хәбәр иткән иде.

Яңа Таволжанка Шебекин районына керә, ул Украина белән чик янында гына. Губернатор, алар юкка чыгарылыр, дип өметләнүен белдерде. Губернатор чыгышына кадәр берничә сәгать элек, үзләрен «Русский добровольческий корпус» (Россиядә экстремистик дип табылган һәм тыелган) хәрәкәте вәкилләре дип атаган диверсантлар губернатор белән очрашырга тәкъдим иттеләр. Алар тәкъдиме буенча, очрашу Яңа Таволжанка храмында булырга тиеш иде. Диверсантлар губернатор белән сөйләшү исәбенә 2 яралы әсирне кайтарырга тәкъдим иттеләр.

Губернатор бу кешеләрне «негодяй, үтерүче һәм фашистлар» дип атады. Ул үзенең җавабында авылда бәрелеш баруын, шул сәбәпле бернинди дә очрашу булырга мөмкин түгеллеген әйтте. Шул ук вакытта ул Шебекино читендәге автомобиль пунктында «яралылар хакына» очрашырга әзер булуын белдерде. Губернатор яралыларны инде үтергәннәрдер, әмма исән булсалар, очрашуга әзер икәнен әйтте.

Россиядә тыелган бу төркем инде берничә һөҗүм оештырды. Март аенда Брянск өлкәсендәге Любечане һәм Сушаны авылына һөҗүм булды, 2 кеше үлде. 22 майда алар Белгород өлкәсенә һөҗүм итте. Бу төркемдә Россиядә террорист һәм экстремист дип табылган Денис Капустин (төркемне оештыручы санала), шулай ук актер Кирилл Канахин бар (хәзер эзләүдә), эзләүдә булган Алексей Левин, элекке ФСБ хезмәткәре Илья Богданов бар. Соңгысы Украина ягыннан Донбасста бәрелешләрдә катнашкан.

Белгород өлкәсе соңгы көннәрдә берөзлексез утка тотыла. Чиктән 7 км ераклыкта булган Шебекино шәһәреннән кешеләрне эвакуацияләделәр. 3 июньдә генә дә шәһәргә 519 төрле ядрә төшеп шартлаган. Белгородның үзен дроннар белән аттырганнар, ПВО аларны бәреп төшергән. Щетиновка, Разумное, Игуменка авыллары аттырылган, урамнардагы автомобильләр, кешеләрнең түбәләре зыян күргән. Тишанка авылында газүткәргеч, электр линиясе зыян күргән, тәрәзәләр ваытлган. Козинка, Глотово авылларында да электр линияләре өзелгән.

Таволжанка авылында 2 кеше һәлак булган, 2 кеше яралы. Муром авыоыела алминистратив бина, мәктәп, бакча ФАП зыян күргән. Шебекино шәһәрендә дә янган йортлар бар. 

Шебекино округында барган бәрелешләр фонында Запорожье өлкәсендә Украина хәрби көчләре һөҗүме булды, Россия Оборона министрлыгы, бу һөҗүм кире кагылды, дип хәбәр итә. 

Украина президенты Владимир Зеленский, контрһөҗүмнең сроклары билгеләнгән, дип белдерде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100