Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дивания Критиковнадан яңа видео: «Мунча кергәннәрен дә күрсәтәләр хәзер»

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның уйлап чыгарылган образлары Дивания Критиковна һәм аның иптәш кызы татар эстрадасы артистларын һәм блогерларын тәнкыйтьли.

news_top_970_100
Дивания Критиковнадан яңа видео: «Мунча кергәннәрен дә күрсәтәләр хәзер»
https://www.instagram.com/leisan_gimaeva_official/

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева, гадәттәгечә, Дивания Критиковна һәм аның иптәш кызы образларында кызык видео яздырган. Алар гендер-пати үткәрүче артистларны һәм мунчада хатынының аркасын чапканын инстаграмга куйган Уфа блогерын тәнкыйтьли.

Нәрсәләр бар инстаграмда?

Әй, һаман шул малаймы, кызмы дип шар шартлаталар артистлар.

Кем шартлаткан инде тагын?

Теге ирле-хатынлы бар бит әле, челтәрле бизнесменнар. Шулар шартлаткан.

И, бу артисларның бала дип башлары китә бугай. Балага узуга тотыналар фото-видео куярга, УЗИга баргач куялар, туды дип куялар, бер көн тулды, бер ай узды дип куялар. Әйтерсең аларда гына корсак.

И, мунча кергәннәрен дә күрсәтәләр бит инде хәзер, нәрсәгә шаккатып утырасың!

Ирле-хатынлы мунча кергәннәрмени? Кит аннан! Кем куйган?

Теге Уфа блогеры. Беркөнне мунчада хатынының аркасын чапты.

Абау, фу оятсызлар. Кит моннан. Тфү. Карале, синең мунча ягылганмы ул, мунча керәсем килә.

Ягылган, подружка, әйдә киттек. Аркаңны чабармын. Телефон да алам әле үзем белән.

Анысы нәрсәгә?

Соң, төшереп, инстаграмга куям.

Мине алдан гына төшермә, яме. Болай да йонлы күкрәгемә бәйләнәләр.

Ничек килеп чыга, шулай куям инде, — дип сөйләгәннәр алар видеода.

Булат белән Ләйсән Дивания Критиковна һәм аның иптәш кызы образының инстаграмда утырган диванный критиклар булу, алар сөйләгән сүзләрнең танылган артист — блогерларның постлары астында язылган комментарийлардан алынуы турында әйтәләр.

«Бу видеодагы диалог та хейтерларның сүзләреннән алып төшерелде» — дип аңлата алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100