Сахалинда 9 яшьлек малай өеннән чыгып киткән һәм югалган. Аны хокук сакчылары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кинологлар, волонтерлар һәм хәтта водолазлар да эзләгән. Уртак тырышлык белән 2 тәүлектә 25 км² территорияне тикшергәннәр. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналы яза.
Ә соңыннан бала табыла: ул мәктәпкә бармый калган һәм, әти-әнисе җәза бирер дип куркып, диван астына кереп качкан. Шушы вакыт эчендә мультиклар карап яткан. Соңыннан билгеле булганча, өйдә беркем дә булмаганда, ул диван астыннан чыккан, хәтта үзен ничек эзләгәннәрен тәрәзәдән күзәтеп тә торган. Качкын малайны очраклы табалар – үзен йокы баскач, ул борылып ята һәм шулай итеп тотыла.
Бәхетле әти-әни югалган улларын эзләүдә катнашкан бөтен кешегә чын күңелдән рәхмәт белдергән.