Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дистәләгән сарыкны ботарлагач, фермерга килгән зыянны этләр хуҗасына түләттерәләр

news_top_970_100
Дистәләгән сарыкны ботарлагач, фермерга килгән зыянны этләр хуҗасына түләттерәләр
Фото: © "Татар-информ"

Башкортстанның Белокатайский районара суды этләр сарыкларны ботарлау турында эшне караган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Гаризада хәбәр ителгәнчә, былтыр 31 декабрьдә ферма территориясендә 2 эт 19 сарыкны ботарлаган. 11 сарык шунда ук, 8 сарык 1-2 көн эчендә үлгән. Сарыклар хуҗасы зыянны 164 200 сум дип бәяләгән. Ул 30 мең сум мораль зыян, дәүләт пошлинасы өчен 4484 сум да таләп итә.

«Суд ачыклаганча, 2 эт хуҗасы үзенең хайваннарының йогынтысыннан әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итә торган чаралар күрмәгән. Ул коймалар һәм бәйләрнең ышанычлылыгын тәэмин итми. Нәтиҗәдә этләр урамга чыга, судка мөрәҗәгать иткән кешенең коймалап алынган территориясенә кереп, сарыкларны ботарлый. 10 сарык үләксәсе генә табылуы билгеләнгән», – дигәннәр ведомствода.

Шулай итеп суд таләпләрне өлешчә канәгатьләндерә: сарыклар хуҗасы файдасына 50 мең сум һәм 1700 сум дәүләт пошлинасы күләмендә түләү билгели, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100